Рөстәм Сәйфуллин

подполковник, Россия Федерациясе Каһарманы

Рөстәм Сәйфуллин, Рөстәм Гали (Гани)[1] улы Сәйфуллин (1983 елның 3 марты, СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Вагай районы, Вагай) ― хәрби хезмәткәр, подполковник, Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучы инженер-сапер полкы командиры, Россия Федерациясе Каһарманы (2022).

Рөстәм Сәйфуллин
Туган телдә исем Рөстәм Гали улы Сәйфуллин
Туган 3 март 1983(1983-03-03) (41 яшь)
СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Вагай районы, Вагай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хәрби инженер
Җефет Наталья
Балалар ике кызы, улы
Катнашкан сугышлар/алышлар Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясе Каһарманы - 2022

Тәрҗемәи хәлеүзгәртү

1983 елның 3 мартында Төмән өлкәсе Вагай районы үзәге Вагай (Атбаш) авылында туган. Вагай урта мәктәбендә 5нче класска кадәр укыган [2], гаиләсе белән Убавылга күчкәч, Карагай урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. Урта белем алгач, 2000 елда Төмән югары хәрби-инженер команда училищесына(рус.) укырга керә, 2005 елда аны алтын медаль белән тәмамлый.

6 ай йөзүче транспортерлар взводы командиры вазыйфасында Грозныйның Ханкала бистәсендә (Төньяк-Кавказ хәрби округы, Чечен Республикасы) хезмәт итә. Вакытыннан алда «өлкән лейтенант» дәрәҗәсе бирелә һәм мотоукчылар полкының аерым инженер-сапер ротасы командиры вазыйфасына билгеләнә.

2013 елдан 2015 елга кадәр Владикавказ шәһәрендәге аерым мотоукчылар бригадасының инженер-сапер батальоны штабы башлыгы вазыйфасын башкара. 2015 елда аны шул ук батальон командиры итеп билгелиләр, анда 2017 елга кадәр хезмәт итә.

2017 елда РФ Саклану министрлыгының Мәскәү шәһәрендәге Жуков орденлы Коры җир гаскәрләре академиясенә(рус.) укырга керә, аны 2019 елда «бик яхшы»га тәмамлый. Академияне тәмамлагач, кыска вакыт аралыгында Уфада хезмәт итә.

2020 ел башында Ишимда Гомумхәрби армиянең инженер-сапер полкы командиры итеп билгеләнә, Ишим гарнизоны начальнигы була. Шуннан соң ул үз кул астындагылар белән 41нче Гомумхәрби армиянең 40нчы инженер-сапер полкын формалаштыруга керешә.

Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясе барышында инженер-сапер полкы командиры буларак катнаша. Берничә тапкыр елга аша кичү белән җитәкчелек итә. Елганы кичкән вакытта шартлаган кассета снарядыннан яралана, бер айдан соң сафка әйләнеп кайта [3]. Бераздан артиллерия снаряды шартлап, каты яралана һәм Мәскәү шәһәренең П. В. Мандрык исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә дәвалану уза [4].

2022 елның июнь аенда Россия Федерациясе Каһарманы исеменә лаек була [5]. Россия Герое йолдызын П. В. Мандрык исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә РФ оборона министры Сергей Шойгу тапшырган һәм Р. Г. Сәйфуллинга үзе тәмамлаган Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы начальнигы урынбасары вазифасын тәкъдим иткән [6].

Гаиләсеүзгәртү

Хатыны Наталья, ике кызы, улы Тамерлан [7].

Искәрмәләрүзгәртү

Сылтамаларүзгәртү

🔥 Top keywords: Баш битПраһаФутбол буенча Россия җыелмасыАлманияӘрмәнстанXXVIII гасыр (б. э. к.)Модуль:ArgumentsSARS-CoV-2БрноФайл:Карта боевых действий на Востоке Украины.svgМахсус:ЭзләүГрадец-КраловеБенедикт XVIВикипедия:ЯрдәмУкраинаЧехияЛинц24 декабрьОстраваРоссияЙиглаваКукуруз25 гыйнварЛиберецМахсус:Соңгы үзгәртүләрАзәрбайҗанМодуль:Namespace detect/dataКарловы ВарыБилбаоҖәүдәт ХантимеровАбусехоЧеске-БудеёвицеЭлистаВашингтон (башкала)ТөркияСергей Антипов (1949)Усти-над-ЛабемМиннеаполисПлёмёр-ГотьеШвейцарияБеларусияСергей СкрябинПольшаИталияЗлинВирусларВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуИлдус ГабдрахмановЭстонияСент-Мор-де-Турен (коммуна)ИндонезияЛәхстанВикипедия:Контактлар2024 елгы UCI дөнья турыСәләникМилош Земан2 декабрьАльбалат-де-ла-РибераМаҗарстан4 июньӘлегзәндрия (Вирҗиния)27 декабрьРадик ГалиәкбәровEva Elfie24 ноябрьВикипедия:TurındaҖон ӘдамсИл-76Джиро д’Италия 2024АлароМатбугат.руЯпониянең милли парламент китапханәсеВикипедия:ЭчтәлекФриант (Калифорния)ГрецияRRADВикипедия:Авторлык хокукларыПлевнонНАТОРоверето9 октябрьАвстрияНикарагуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГөрҗистанОсерЮма (Аризона)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!Дания ПатшалыгыНидерландларВикипедия:Җәмгыять үзәгеФоксборо (Массачусетс)Тайлер (Техас)КамбоджаИрландияБаварияЦуямаЗагребПортал:Хәзерге вакыйгалар