Эт

йорт хайваны

Эт (лат. Canis lupus familiaris) — йорт хайваннарының иң беренчесе. Карл Линней 1758 елда этләрне аерым биологик төр (лат. Canis familiaris) итеп тасвирлый. 1993 елдан этләрне бүреләрнең (лат. Canis lupus) аерым астөре итеп таныйлар[9].

Эт
Сурәт
Халыкара фәнни исемCanis lupus familiaris
Гомер озынлыгы9 ел
Макималь гомер озынлыгы30 ел[1]
Ишетерлек минималь тавыш ешлыгы67 Герц[2]
Максималь ишетү ешлыгы45 000 Герц[2]
Төшләү көче коэффициенты117
Йөрәк тибеше ешлыгы95 ± 30 ударов в минуту[3][4], 115 ± 20 ударов в минуту[5] һәм 80 ударов в минуту[6]
Нәрсәнең чыганагысобачье молоко[d], собачатина[d], собачья шерсть[d] һәм собачья шерсть[d]
Кайда өйрәнеләэтбелем
Коллаж
Һәштәгеdog, dogs, dogsofinstagram, doglover һәм
Туклану чыганагыпротеин[d]
Яклаучы изгеСвятой Рох[d], Святой Губерт[d] һәм Святой Вит[d]
Тавыш чыгараЛай[d]
Значок
Геном төзелеше URL-ыdnazoo.org/assemblies/Canis_lupus_familiaris[7] һәм ensembl.org/Canis_lupus_familiaris[8]
Объектның күренешләре өчен төркем[d]
Әлеге вакыттан дп иртәрәк түгел34 тысячелетие до н. э.
 Эт Викиҗыентыкта

Сыйфатламаүзгәртү

Кеше аны бик борынгы заманнарда, моннан 15 мең еллар элек кулга ияләштергән. Кулга ияләштерелгән эт кешегә ау вакытында ярдәм иткән, аның торагын саклаган.

Хәзерге вакытта да этләр кешеләрнең иң якын дуслары һәм ярдәмчеләре булып калалар. Алар җинаятьчеләрне, чик бозучыларны табарга ярдәм итәләр, йортны саклыйлар. Галимнәр хайваннар организмын өйрәнү өчен тикшеренүләрне этләрдә үткәрәләр. Фәнни максатларда этләрне хәтта космоска җибәрәләр.

Этләр карауүзгәртү

Этләрнең йонын тарарга, тору урыннарын чиста тотарга кирәк. Эткә һич тә кычкырырга, аны орышырга, кыйнарга ярамый.

Каршыгызга таныш булмаган эт килеп чыкса, аннан йөгереп качмагыз. Адымнарыгызны акрынайтыгыз һәм тынычланыгыз. Тик торган кешегә гадәттә эт тими. Әгәр эт тешләсә, яраны врачка күрсәтегез, мөмкинлек булса, тешләгән этне ветеринарга күрсәтергә кирәк. Кешегә һөҗүм иткән эттә бик куркынычлы котыру авыруы булуы ихтималы зур.

Этләрнең йоннары бик җылы, ләкин алар тирләмиләр, чөнки аларның тир бизләре юк. Шуңа күрә алар, эсселәнгәндә суыну өчен, авызларын зур ачып, телләрен чыгаралар. Этләрне өйрәнә торган белгечләне кинологлар диләр.

Эт токымнарыүзгәртү

Эт токымнары, 1911 ел рәсеме

Дөньяда этләрнең 400 ләп токымы бар. Аларның барысын өч төркемгә бүләргә мөмкин: ау этләре, хезмәтчән этләр һәм декоратив этләр.

Ау этләре тиз чабулары һәм чыдамлылыклары белән аерылып торалар. Алар бик яхшы ишетә һәм ис сизә. Бу төркемгә бурзайлар, лайка, сеттер, такса, гончая һәм башка токымлы этләр керә. Юлсыз җирдә адашып, бәлагә юлыккан кешеләрне, тауларда кар ишелеп, кар астында калганнарны табарга һәм коткарырга булышучы этләр дә бар. Сенбернар токымлы бу этләр XVII гасырда Швейцариядә чыгарылган. Көтү көтәргә булышучы этләр овчарка токымыннан. Алар элекке заманнарда ук тау болынлыкларында сарык көтүләрен саклаган. Ә XVIII гасырда Шотландиядә чыгарылган көтүче этне колли дип атыйлар. Җигем этләре дә бар, беренче эзләрдән әле 7-8 мең ел элек үк сизелә, токымлы: Хаскалар, маламут, самоед.[10]

Сукыр кешеләрне юлдан йөртүче этләр бар. Болар колли, лабрадор кебек этләр. Алар бик кыю, ләкин тыныч холыклы. Сукыр кешене йөртә башлаганчы, билгеле инде, этне сукыр хуҗасына ияләндерергә һәм өйрәтергә кирәк.

Кешеләр декоратив этләрнең дә 50 дән артык токымын чыгарганнар. Аларга төрле терьерлар, болонка, пудель һәм башка күп кенә токым этләр керә. Декоратив этләрне шәһәр фатирларында да тотарга мөмкин. Өйдә эт тоту бик зур түземлелек һәм хезмәт сорый. Эткә бирелә торган ризык салкын да, кайнар да түгел, җылы булырга тиеш. Азыкның өчтән икесе иттән тора, калганы-үсемлек продуктлары. Этләр дөге, тары, солы, манный боткаларын да яратып ашый. Күбесе яшелчә һәм җиләк-җимеш тә ярата.

Эт паспорты

Шетелге шығу үшін сізге №1 нысандағы ветеринариялық анықтама беріледі, оны әуежайда кедендік бақылауда 5а нысанды ветеринариялық анықтамаға ауыстырасыз.[11]

Искәрмәләрүзгәртү

Чыганакларүзгәртү

🔥 Top keywords: Баш битПраһаФутбол буенча Россия җыелмасыАлманияӘрмәнстанXXVIII гасыр (б. э. к.)Модуль:ArgumentsSARS-CoV-2БрноФайл:Карта боевых действий на Востоке Украины.svgМахсус:ЭзләүГрадец-КраловеБенедикт XVIВикипедия:ЯрдәмУкраинаЧехияЛинц24 декабрьОстраваРоссияЙиглаваКукуруз25 гыйнварЛиберецМахсус:Соңгы үзгәртүләрАзәрбайҗанМодуль:Namespace detect/dataКарловы ВарыБилбаоҖәүдәт ХантимеровАбусехоЧеске-БудеёвицеЭлистаВашингтон (башкала)ТөркияСергей Антипов (1949)Усти-над-ЛабемМиннеаполисПлёмёр-ГотьеШвейцарияБеларусияСергей СкрябинПольшаИталияЗлинВирусларВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуИлдус ГабдрахмановЭстонияСент-Мор-де-Турен (коммуна)ИндонезияЛәхстанВикипедия:Контактлар2024 елгы UCI дөнья турыСәләникМилош Земан2 декабрьАльбалат-де-ла-РибераМаҗарстан4 июньӘлегзәндрия (Вирҗиния)27 декабрьРадик ГалиәкбәровEva Elfie24 ноябрьВикипедия:TurındaҖон ӘдамсИл-76Джиро д’Италия 2024АлароМатбугат.руЯпониянең милли парламент китапханәсеВикипедия:ЭчтәлекФриант (Калифорния)ГрецияRRADВикипедия:Авторлык хокукларыПлевнонНАТОРоверето9 октябрьАвстрияНикарагуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГөрҗистанОсерЮма (Аризона)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!Дания ПатшалыгыНидерландларВикипедия:Җәмгыять үзәгеФоксборо (Массачусетс)Тайлер (Техас)КамбоджаИрландияБаварияЦуямаЗагребПортал:Хәзерге вакыйгалар