Француз теле

Француз теле яки франсуз теле (le français, la langue française) – французлар теле (Франциядә рәсми рәвештә). Шулай ук, Бельгия, Швейцария, Канада дәүләтләрендә рәсми буларак кабул ителгән. Франсуз теле Африканың күп илләрендә, Кариб утрауларында (Һаити һ.б.), Француз Гвианасында рәсми теле буларак кулланыла.

Француз теле
Үзисем:

français

Илләр:

Франция, Канада, Бельгия, Швейцария, Лөбнан, Люксембург, Монако, Марокко, Алжир, Тунис һәм күп башка илләрдә.

Төбәкләр:

бөтен дөнья

Рәсми халәт:

29 дәүләттә, шул исәптә Франция, Бельгия, Канада, Швейцария.

Күзәтүдә тора:

Французская академия[d], Королевская академия французского языка и литературы[d] һәм Квебекское управление французского языка[d]

Сөйләшүчеләр саны:

270 миллион

Дәрәҗә:

10

Халәт:

иминлектә[d][1][2]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

фра 745

ISO 639-1:

fr

ISO 639-2:

fre һәм fra

ISO 639-3:

fra

Франсуз теле телләрнең һинд-аурупа гаиләлеге, роман төркеме, галло-роман астөркеменә карый.

Француз теле халык латин теленнән килеп чыккан һәм аннан бүтән роман телләренә караганда иң ерак киткән.

БМОның 6 рәсми һәм эш теленең берсе. Берничә төбәк хөкүмәт оешмасының, мәсәлән, Африка Берлегенең һәм Европа Берлегенең рәсми теле яки эш теле.

Француз теле күп кенә халыкара оешмаларның рәсми теле булып тора һәм чит тел буларак иң укытыла торган телләрнең берсе санала.

Франкофония оешмасы буенча француз телендә 274 миллион кеше сөйләшә ала.

Альянс Франсез оешмасы максаты чит илләрдә француз теле һәм француз мәдәниятен үстерү булган оешма.

2010 елга Альянс Фрнасезның 135 илдә 461 000 укучысы булган:

Африка: 38 ил, 129 Альянс Франсез бүлеге, 83 163 укучы;

Төньяк Америка: 2 ил, 133 Альянс Франсез бүлеге, 36 128 укучы ;

Латин Америкасы, Кариб илләре: 33 ил, 274 Альянс Франсез бүлеге, 169 675 укучы;

Азия, Океания: 30 ил, 78 Альянс Франсез бүлеге, 114 615 укучы;

Европа: 33 ил, 354 Альянс Франсез бүлеге, 88 801 укучы.

1960-1970 елларга кадәр Себердә татар уку йортларында нәкъ француз теле чит тел буларак укытыла, чөнки француз һәм татар махсус авазлары арасында охшашлык бар (ә, ү, ң, ө). Мәсәлән: maison - мезоң (йорт), rue - рү (урам), coeur - көр (йөрәк), la situation - лә ситүәсьоң (хәл).
Француз телендә хатын-кыз родында һәм ир-ат родында үзгәрә торган билгеле булу һәм билгесезлек артикльләре бар.

Тарихүзгәртү

Халык латин теле үсешеүзгәртү

Рим гаскәрләре, иң элек Галлия (бүгенге Франция) территориясендә б.э.к. 154 елда килеп, б.э.к. 51 елда аны тулысынча яулап алган дип санала. Римлылар, галлар һәм империянең башка өлкәләреннән китерелгән коллардан торган җәмгыятьтә төп теле урынын латин теле алган, шулай ук ул фән һәм мәдәният теле иде. Моңа да карамастан, галл телләре VI гасырга кадәр яшәгән. Француз теле халык латин теленә нигезләнә, ләкин шул вакытта формалашуына классик латин теле һәм кельт телләре йогынты ясый торган иде. V гасырда Көнбатыш Рим империясе җимерелү һәм Урта гасырлар башлану белән, классик латин теленең йогынтысы кимеп киткән, шунлыктан җирле диалектлары баба теленнән тизрәк арына башлаган. Мәсәлән, IIIII гасырларда сүз башындагы /sk/, /sp/, /st/ тезмәләрендә протетик сузык, барлыкка килеп, Галлия латин теле вариантында калган: scribere > escrivere (фр. écrire); spatha > espa(t)a (фр. éрéе); stabulum > establu (фр. étable). /h/ авазы тулысынча юкка чыккан, күп иҗекле сүзләр ахырындагы /m/ да юк ителгән: portam > porta.

Сузыклар үзгәрелүе
Классик латин теле сузыкларыЛатин язуыăāĕēĭīŏōŭūæœau
ХФӘaeiouae̯oe̯au̯
Халык латин теле сузыклары, III гасыр (ХФӘ)aɛeiɔouɛe

486 елда франклар нәселләренең берсенең короле Хлодвиг Галлияне басып алу сугышларын башлый. Ләкин яулап алган җирләрдә мәҗүси франклар, Рим мәдәниятен үзләштереп һәм христиан динен кабул итеп, латин теленә күчә. Шул ук вакытта борыңгы франк теле аңа зур йогынты ясый: күп алынмалар кулланыла башлый, аларның белән юкка чыккан /h/ авазы яңадан барлыкка килә. VVIII гасырларда сузыклар түбендәгечә үзгәрелә барган:

Басымлы ачык иҗекләрдәБарлык очракларда
Әүвәлɛɔeoaau̯u
m, n алдындаk, g артындабашка очракларда
Соң (VIII гасыр)ɪ̯eu̯oeɪ̯ou̯aɪ̯ɪ̯ey

Моннан тыш, VI гасырдан әүвәл еш кына басымсыз сузыклар юкка чыккан яки редукцияләнеп калган: calidum > caldu, oculum > oclu, pede > pied, porta > porte. /e/, /i/ алдындагы /g/ һәм /k/ авазлары, ничәдер баскычтан кичеп, нәтиҗәдә /d͡ʒ/ һәм /t͡s/ ителеп нечкәргән; өстәвенә, /a/ алдында бу авазләр /d͡ʒ/ һәм /t͡ʃ/ ⟨ch⟩ ителгән. V гасырдан соң /bj/ һәм /vj/ тезмәләре /d͡ʒ/'га, /pj/ тезмәсе исә /t͡ʃ/'га алмаштырылган. V гасырдан интервокаль (ике сузык арасындагы) /b/, /d/ һәм /ɡ/ тартыклары /β/, /ð/ һәм /h/ яңгырашын алган, сузык артындагы сүз ахырындагы /t/ /θ/'га әйләнгән.

Иске француз телеүзгәртү

Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә иске француз теле пәйда булган. Иске француз телендәге иң әүвәл билгеле документ ул — 842 елда язылган «Страсбург анты» (Serment de Strasbourg).

IXX гасырларда /m/ һәм /n/ алдындагы сузыклар назализацияләнгән, сузык һәм тартык арасында /l/ авазы /ɫ/'га, аннары /u̯/'га әйләнгән, шулай ук XI гасырда /u̯o/ > /u̯e/ һәм /ou̯/ > /eu̯/ үзгәрешләре килеп чыккан, шунлыктан сузыклары (монофтонглар, дифтонглар, трифтонглар) күбәеп калган. Алар түбендәгечә үзгәрелә барган (үзгәрешләр бер үк вакытта башланмаган, кайбер урта стадияләр күрсәтелмәгән):

XII гасырaɪ̯eu̯u̯eu̯eu̯eɪ̯ > oɪ̯ɪ̯eu̯ou̯yɪ̯e̯au̯ > e̯oau̯ɪ̯eãɪ̯̃õɪ̯̃ĩỹɪ̯̃ɪ̯̃ẽũ̯ẽ
XVII гасырɛøweuɥioje/eɛ̃ɥɛ̃jẽɔ̃œ̃

Фонетикаүзгәртү

Тартыкларүзгәртү

Артикуляция ысулыАртикулция урыны
Ирен тартыкларыТел алды тартыкларыДорсаль тартыклар
АльвеолАльвеол артыТел уртасыТел артыКече тел
Ирен-ирен тартыкларыИрен-теш тартыклары
ПлозивларЯңгырауларbdg
Саңгырауларptk
СибилянтларЯңгырауларzʒ
Саңгырауларsʃ
ФрикативларЯңгырауларvʁ
Саңгырауларf
АппроксимантларҮзәктәгеләрjɥw
Яндагыларl
Борын тартыкларыmn

Сүз ахырында тартыклар саңгыраулаштырылмый.

Сузыкларүзгәртү

Француз телендә 11 чиста сузык: /a/, /ɑ/, /ɛ/, /e/, /i/, /œ/, /ø/, /u/, /y/, /ɔ/, /o/; моннан тыш, борын сузыклары бар: /ã/, /ɔ̃/, /ɛ̃/, /œ̃/.

Сөйләм агышыүзгәртү

Сөйләм агышында сүзләр ритмик төркемнәргә берләшә. Ритмик төркем киләсе сүзләр тәшкил итә:

  • мөстәкыйль сүз белән ярдәмлек сузләре,
  • фигыль белән алмашлык,
  • күп сүзле төшенмәләр һәм фразеологик сүз тезмәләре,
  • аергыч + баш сүз,
  • баш сүз + бер иҗекле аергыч.

Тоташу (рус. сцепление, фр. enchaînement) — 1нче сүзнең ахрындагы тартык һәм 2нче сүзнең башындагы сузыктан бер иҗек ясалуы. Ритмик төркемдә, шулай ук синтагмада мәҗбүри.

Бәйләшү (рус. связывание, фр. liaison) — бер сүзнең ахрыгы тавышсыз тартыгының әйтелүе һәм киләсе сүз белән тоташуы. Шул очракта тартык укылышы үзгәрелә ала:

ХәрефУкылыш (ХФӘ)
d/t/
s, x/z/
f/v/

Моннан тыш, борын сузыгыга тәмамланган сүзләрдә /n/ авазы барлыкка килеп киләсе сүз белән бәйләшә.

Бәйләшү мәҗбүри булган очраклар:

  • тартым яки күрсәтү алмашлыгы яки артикль һәм киләсе сүз арасында: les ͜ amis «дуслар»,
  • сан яки асыл сыйфат артында: un grand ͜ appartement «зур квартира»,
  • алмашлык ия һәм фигыль арасында: ils ͜ écrivent «алар яза»,
  • avoir, être формалары артында: je suis ͜ étudiant «мин студент»,
  • dans, chez, sans, sous, en бәйлекләре артында: dans ͜ une maison «өйдә»,
  • très, trop, plus, bien рәвешләре артында: très ͜ attentif «бик игътибарлы»,
  • фразеологик сүз тезмәләрендә: de temps ͜ en temps «кайчакта».

Бәйләшү мөмкин булмаган очраклар:

  • исем ия һәм хәбәр арасында: les élèves | étudient «студентлар укый»,
  • исем һәм аергыч арасында: les jours | heureux «бәхетле көннәр»,
  • et теркәгече артында: moi et | elle «мин һәм ул»,
  • җиңелчә сулышлы h алдында: très | haut «бик югары»,
  • алмашлык ия һәм үткән заман сыйфат фигыле арасында: Sont-ils | entrés ? «Кергәннәрме?»

Грамматикаүзгәртү

Морфологияүзгәртү

Исемүзгәртү

Күплек саны формасын ясау берничә ысуллары кулланыла.

ЫсулКулланылышМисалИскәрмә
-sсүзләр күбесеun amiles amis
юк үзгәреш-s, -x, -z'ка тәмамланган сүзләрun tapisdes tapis
-x-au, -eau, -eu'га тәмамланган сүзләр;
bijou, caillou, chou, genou, hibou, joujou, pou
un bijoules bijouxчыгармалар: bleu, pneu
-al-aux-al'га тәмамланган сүзләрun chavalles chevauxчыгармалар: bal, chacal, carnaval,
festival, récital, final, choral һ.б.
-ail-auxbail, corail, émail, vail, vantail һ.б. сүзләрдәun travaildes travaux-ail'га тәмамланган сүзләр күбесенә -s куша: un détaildes détails
тамыр үзгәрешекайбер сүзләрun œildes yeux

Моннан тыш, француз телендә ир-ат һәм хатын-кыз родлары бар.

Сыйфатүзгәртү

Сыйфат исем белән род һәм сан буенча яраша.Ир-ат роды биш сыйфаты сузыктан яки h'тан башлаган сүз алдында үзгәрелә:

Гади формаСузык яки h алдында
beaubel
nouveaunouvel
vieuxvieil
foufol
moumol

Хатын-кыз роды формасын ясау төп кагыйдәсе ир-ат роды формасына -e кушылуыннан гыйбарәт, ләкин чыгармалар да бар:

Ир-ат родыХатын-кыз роды
aiguaiguë
basbasse
beaubelle
blancblanche
douxdouce
fauxfausse
foufolle
fraisfraîche
gentilgentille
grecgrecque
grosgrosse
jalouxjalouse
longlongue
moumolle
nouveaunouvelle
publicpublique
secsèche
turcturcque
vieuxvieille

Моннан тыш, кайбер очракларда регуляр үзгәрешләр килеп чыга:

Ир-ат родыХатын-кыз родыМисалЧыгармалар
-e-e кушылмыйrouge — rouge
-er, -ier-ère, -ièreentier — entière
-f-venaïf — naïve
-eux, -eur-euseheureux — heureuse,
travailleur — travailleuse
meilleur(e), antérieur(e),
postérieur(e), supérieur(e),
inférieur(e), intérieur(e),
extérieur(e)
-teur-triceprotecteurprotectrice
-et, -el, -eil, -en, -on, -ien-e алдында тартык ике тапкыр язылаbon — bonneinquiet — inquiète,
concret — concrète,
complet — complète,
secret — secrète

Күплек саны формасын ясау берничә ысуллары кулланыла.

ЫсулКулланылышМисалЧыгармалар
-sсүзләр күбесе, родына карамастанpetitpetits, petitepetites
юк үзгәреш-s, -x'ка тәмамланган сүзләрun homme heureuxdes hommes heureux
-xbeau, noveau гынаbeaubeaux
-al-aux-al'га тәмамланган сүзләрnationalnationauxbanal, glacial, natal,
naval, fatal, final

Өстәвенә, beau/bel, nouveau/nouvel, vieux/vieil, fou/fol, mou/mol сүзләренең күплек саны берәр формасы гына бар, алар гади формаларыннан ясала: beaux, nouveaux, vieux, fous, mous.

Сыйфатлар чагыштыру дәрәҗәләре
Чагыштыру дәрәҗәсеЯсалышыМисалларЧыгарылма
Чагыштыру дәрәҗәсеplus, moin, aussi (+ que теркәгече)La Volga est plus large que la Moskova «Идел Мәскәү елгасыннан киңрәк»
La territoire de la France est moins grand que celui de l'U.R.S.S. «Франция территориясе ССРБ-ныкыдан кечерәк»
Les monuments de Léningrad sont aussi intéressants que le monuments de Moscou «Ленинград һәйкәлләре Мәскәү һәйкәлләре кебек үк кызыклы»
bon «яхшы» — meilleur(e) «яхшырак»
mauvais «яман» — pire «яманрак»
petit «кечкенә» — moindre (шулай ук plus petit(e)) «кечерәк»
Артыклык дәрәҗәсебилгеле артикль + plus, moinLa Loire est la plus grade fleuve de la France «Луара — Франциядә иң зур елга»
Cette œuvre est la moins intéressante «Бу әсер иң кызыксыз»
bon «яхшы» — артикль + meilleur(e) «иң яхшы»
mauvais «яман» — артикль + pire «иң яман»
petit «кечкенә» — артикль + moindre (шулай ук plus petit(e)) «иң кечкенә»

Гади сыйфатлардан тыш, күрсәтү, тартым сыйфатлар һәм билгесез сыйфатлар бар, төрләнеше махсус һәм күптөрле.

Сыйфат төрле родлы исемнәр яки алмашлыклар төркеменә караса, ул ир-ат формасында тора: Marie (хатын-кыз) et Pierre (ир-ат) sont intelligents (ир-ат формасы) «Мари белән Пьер акыллы»; gens «кешеләр» сүзе төрле очракларда төрле родлы сыйфатлар белән кулланыла.

Иң еш кулланыла торган сыйфатлар (bon «яхшы», mauvais «яман», grand «зур» һ.б.), шулай ук күрсәтү, тартым сыйфатлар, билгесез сыйфатлар һәм quel «кайсы» сүзе исем алдыннан килә ала, башкалар бөтенесе исә исем артыннан киләргә тиеш.

Фигыльүзгәртү

Француз телендә фигыльнең зат, сан, заман, юнәлеш (рус. залог) һәм төркемчә (рус. наклонение) категорияләре бар.

Фигыль спряжениеләре
СпряжениеФигыльләрИскәрмә
I-er'га тәмамланганнарчыгарма: aller «барырга»;
кайбер фигыльләр орфографик яктан үзгрелә
IIкүплек санда -iss- кушымчасы кертелгән, -ir'га тәмамланган фигыльләре
III-ir, -oir, -re'га тәмамланганнар; aller «барырга»спряжениедә уртак кагыйдәсе юк

Ике сыйфат фигыль төре бар: participe présent һәм participe passé. Participe présent формасы ясау өчен -ons'сыз Présent заманы 1-нче зат күплек саны формасындагы фигыльгә -ant кушыла; participe passé формасы ясау өчен I спряжение фигыле нигезенә , II спряжениенекенә -i ялгана; III спряжение өчен уртак кагыйдә юк.Дүрт төркемчә бар: хикәя фигыль (рус. изъявительное наклонение, фр. mode indicatif), боерык фигыль (рус. повелительное наклонение, фр. mode impératif), шарт фигыль (рус. условное наклонение, фр. mode conditionnel), субъюнктив (рус. сослагательное наклонение, фр. mode subjonctif). Боерык фигыльдән башка барысының да үз заман системалары бар. Гади заманнарда фигыль үзе, катлаулы заманарда исә ярдәмчел аның белән фигыльләр кулланыла.

Фигыль заманнары
ТөркемчәҮткән заманнарХәзерге заманнар

(барысы да гади)

Киләчәк заманнар
ГадиләрКатлаулыларГадиләрКатлаулылар
IndicatifImparfait
Passé simple
Passe composé
Plus-que-parfait
Passé antérieur
Passé immédiat
Passé immédiat dans le passé
PrésentFutur simple
Futur dans le passe
Futur antérieur
Futur immédiat
Futur immédiat dans le passé
ConditionnelConditionnel passé 1-ère forme
Conditionnel passé 2-ième forme
Coditionnel présent
SubjonctifSubjonctif imparfaitSubjonctif passé
Subjonctif plus-que-parfait
Subjonctif présent
Гади заманнарда төрләнеш
Хикәя фигыльI спряжениеII спряжениеНәрсәгә кушымчалары ялгана
1-нче зат2-нче зат3-нче зат1-нче зат2-нче зат3-нче зат
PrésentБерлек саны-e-es-e-is-is-itИнфинитив нигезенә
Күплек саны-ons-ez-ent-issons-issez-issent
Passé simpleБерлек саны-ai-as-a-is-is-it
Күплек саны-âmes-âtes-èrent-îmes-îtes-irent
Imparfait1-нче зат2-нче зат3-нче зат
Берлек саны-ais-ais-ait-ons'сыз Présent заманы 1-нче зат күплек саны формасындагы фигыльгә
Күплек саны-ions-iez-aient
Futur simpleБерлек саны-ai-as-aИнфинитивка
Күплек саны-ons-ez-ont
Futur dans le passéБерлек саны-ais-ais-ait
Күплек саны-ions-iez-aient
Шарт фигыль1-нче зат2-нче зат3-нче зат
Coditionnel présentБерлек саны-ais-ais-aitИнфинитивка
Күплек саны-ions-iez-aient
Субъюнктив1-нче зат2-нче зат3-нче зат
Subjonctif présentБерлек саны-e-es-e-ent'сыз Présent заманы 3-нче зат күплек саны формасындагы фигыльгә
Күплек саны-ions-iez-ent
Subjonctif imparfaitБерлек саны-se-ses-âtPrésent simple 2-нче зат берлек саны формасындагы фигыльгә
Күплек саны-sions-siez-sent
Катлаулы заманнарда төрләнеш
ТөркемчәЗаманЯсалышы
Хикәя фигыльPasse composéprésent формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
Plus-que-parfaitimparfait формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
Passé antérieurpassé simple формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
Passé immédiatprésent формасындагы venir фигыле + de + инфинитив
Passé immédiat

dans le passé

imparfait формасындагы venir фигыле + de + инфинитив
Futur antérieurfutur simple формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
Futur immédiatprésent формасындагы aller фигыле + инфинитив
Futur immédiat

dans le passe

imparfait формасындагы aller фигыле + инфинитив
Шарт фигыльConditionnel passé

1-ère forme

conditionnel présent формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
Conditionnel passé

2-ième forme

subjonctif imparfait формасындагы avioir/être фигыле + participe passé
СубъюнктивSubjonctif plus-que-parfait
Subjonctif passésubjonctif présent формасындагы avioir/être фигыле + participe passé

Шулай ук карагызүзгәртү

Әдәбиятүзгәртү

  • THE BANCROFT FRENCH DICTIONARY - FRENCH-ENGLISH/ENGLISH-FRENCH - BANCROFT•LONDON
  • Виктория Клюева — ФРАНЦУЗСКИЙ ЯЗЫК С НУЛЯ — Питер, 2014 — ISBN 978-5-496-00580-7
  • Н.Брель, Н.Пославская — Русско-французский разговорник для путешественников. Bon voyage — Питер, 2014 — ISBN 978-5-496-00072-7
  • Городецкий Р.А., Самохотская И.С. Французский язык для студентов-историков: Учеб. для ист. фак. пед. вузов. — 2-е изд., испр. и доп. — М.: Высш. шк., 1991. — 335 с. — ISBN 5-06-001610-0
  • Французский язык. Справочник школьника / Е. В. Агеева; Научный редактор Т. Л. Королёва. — М.: Филол. о-во «Слово», «Ключ-С», АСТ, Центр гуманитарных наук при факультете журналистики МГУ им. М.В.Ломоносова, 1997. — 480 с. — ISBN 5-15-000746-3
  • Н.Б. Жукова, К.Н. Дауэ — Справочник по грамматике французского языка. Для старших классов средней школы. — Государственное учебно-педагогическое издательство Министерства Просвещения РСФСР, 1963
  • Популярный самоучитель французского языка +CD / Н. Демазюр, Н. Путилина.  Москва: Издательство АСТ, 2017. – 511, [1] с.: ил. + CD. – (Популярный самоучитель). — ISBN 978-5-17-098840-2
  • К.А. Аллендорф — Очерк истории французского языка. Пособие для преподавателей. — Государственное учебно-педагогическое издательство Министерства Просвещения РСФСР, 1959
  • Бойцов М. А. — Гомуми тарих. Урта гасырлар тарихы : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек / М. А. Бойцов, Р. М. Шукуров; Русчадан И. И. Кадыйрова, Т. Р. Гыймадиева тәрҗ. — Казан : Мәгариф, 2008. — 319 б.: рәс. б-н.. — ISBN 978-5-7761-1841-8

Чыганакларүзгәртү

  1. Красная книга языков ЮНЕСКО
  2. https://en.wal.unesco.org/languages/standard-french / UNESCO
🔥 Top keywords: Баш битПраһаФутбол буенча Россия җыелмасыАлманияӘрмәнстанXXVIII гасыр (б. э. к.)Модуль:ArgumentsSARS-CoV-2БрноФайл:Карта боевых действий на Востоке Украины.svgМахсус:ЭзләүГрадец-КраловеБенедикт XVIВикипедия:ЯрдәмУкраинаЧехияЛинц24 декабрьОстраваРоссияЙиглаваКукуруз25 гыйнварЛиберецМахсус:Соңгы үзгәртүләрАзәрбайҗанМодуль:Namespace detect/dataКарловы ВарыБилбаоҖәүдәт ХантимеровАбусехоЧеске-БудеёвицеЭлистаВашингтон (башкала)ТөркияСергей Антипов (1949)Усти-над-ЛабемМиннеаполисПлёмёр-ГотьеШвейцарияБеларусияСергей СкрябинПольшаИталияЗлинВирусларВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуИлдус ГабдрахмановЭстонияСент-Мор-де-Турен (коммуна)ИндонезияЛәхстанВикипедия:Контактлар2024 елгы UCI дөнья турыСәләникМилош Земан2 декабрьАльбалат-де-ла-РибераМаҗарстан4 июньӘлегзәндрия (Вирҗиния)27 декабрьРадик ГалиәкбәровEva Elfie24 ноябрьВикипедия:TurındaҖон ӘдамсИл-76Джиро д’Италия 2024АлароМатбугат.руЯпониянең милли парламент китапханәсеВикипедия:ЭчтәлекФриант (Калифорния)ГрецияRRADВикипедия:Авторлык хокукларыПлевнонНАТОРоверето9 октябрьАвстрияНикарагуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГөрҗистанОсерЮма (Аризона)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!Дания ПатшалыгыНидерландларВикипедия:Җәмгыять үзәгеФоксборо (Массачусетс)Тайлер (Техас)КамбоджаИрландияБаварияЦуямаЗагребПортал:Хәзерге вакыйгалар