Франция

Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Франция (фр. France [fʁɑ̃s], иске тат. فرانسە/فرانسا, Франсә/Франция, Фәрәнсә[11]), рәсми атамасы Франция Җөмһүрияте (République française) — Көнбатыш Европада урнашкан дәүләт. Башкала — Париж каласы. Ил исеме борынгы герман кабиләсе исеменнән килә — франклар. Зурлыгы буенча Европада өченче ил, Европадан башка Франциянең диңгез арты җирләре Көньяк Америкада һәм Африкада урын алган.

Франция Җөмһүрияте
République française
БайракИлтамга
Шигарь: «Liberté, Égalité, Fraternité (Азатлык, Тигезлек, Кардәшлек))»
Франции милли һимны
Нигезләнгән843 (Верден килешүе)
1958 (Бишенче җөмһүрият)
Рәсми телфранцуз теле
БашкалаПариж
Идарә итү формасыпрезидент-парламент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Эммануел Макрон
Габриэль Атталь
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

674 685[1] км²/547 030[2] км²
0,26 %
Халык саны
• Бәя
• Халык тыгызлыгы

66 200 000/63 460 000
ТЭП
  • Барлыгы (2013)
  • Кеше башына


ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

2 957 879 759 264 $[4] һәм 2 782 905 325 625 $[4] $
КПҮИ (2013) 0,884[5] (үтә югары
Акча берәмлегеевро (EUR)[6]
Интернет-домен.fr[7]
ISO кодыFR
ХОК кодыFRA
Телефон коды+33
Сәгать кушакларыUTC+01:00[8]
Җини коэффициенты33,1[9]
Балигъ булу яше18 яшь[10]

Франция атом-төш коралына ия булган ил, Европа берлеген оештырган илләрнең берсе, НАТО әгъзасы. БМОның Иминлек шурасының биш даими әгъзаларның берсе. Дөнья сәясәтендә Франция иң актив илләрнең берсе. Биредә ЮНЕСКО, Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Интерпол кебек оешмаларның штаб-фатирлары урнаша.

Франция халкының саны — 65 595 620 кеше (2017 елга фараз[12]), диңгез арты җирләре белән бергә исәпләгәндә — 66 991 000 кеше. Аларның 90 %-ы — Франция ватандашлары. Халыкның 45 %-ы теге яки бу дин тарафдары булмавын белдерә, 45 %-ы — католиклар. Илдә мөселманнар саны арта бара, 2015 елда "Le Monde" басмасы исәпләве буенча, Франция халкының 8 %-ы — мөселманнар[13].

Франция — президентлы унитар республика. Илнең төп кануны — 1958 елда кабул ителгән конституция. Канун чыгару органы — икепалаталы парламент (Сенат һәм Милли җыен).

Географик мәгълүматүзгәртү

Төп мәкалә: Франциянең диңгез арты җирләре
Франция: галәмнән күренеш

Франциянең күпчелек өлеше Көнбатыш Европада урнаша. Коры җир буенча ул төньяк-көнчыгышта Бельгия, Люксембург һәм Алмания белән, көнчыгышта Алмания һәм Швейцария белән, көньяк-көнчыгышта Монако һәм Италия белән, көньяк-көнбатышта исә Испания һәм Андорра белән чиктәш. Көнбатышта һәм төньякта ил территориясе Атлантик океан (Бискай култыгы һәм Ла-Манш бугазы), көньякта Урта диңгез тарафыннан юыла. Франциянең диңгез буе чикләре 5500 километр тәшкил итә.

Илнең гомуми мәйданы 547 мең км² (буйсынган территорияләр белән 643,4 мең км²). Франция Көнбатыш Европаның иң зур дәүләте булып тора, ул Европа Берлеге җиренең якынча биштән бер өлешен тәшкил итә, зур диңгез киңлекләренә ия. Европа өлешеннән тыш, Франция составына шулай ук Урта диңгездә урнашкан Корсика утравы һәм егермедән артык диңгез арты җирләре керә. Алар арасында Гваделупа, Мартиника, Гвиана, Реюньон, Майотта кебек департаментлар; Сен-Мартен, Сен-Бартельми, Француз Полинезиясе кебек диңгез арты җәмгыятьләре; Яңа Каледония кебек махсус статуслы берәмлекләр дә бар.

Илнең иң биек ноктасы — Монблан тавы (диңгез дәрәҗәсеннән 4810 м биеклек), иң түбән ноктасы — Рона елгасы дельтасы (диңгез дәрәҗәсеннән 2 м түбән). Иң озын елагалар: Луара (1020 км), Рона (812 км), Сена (775 км), Гаронна (650 км). Урманнар ил территориясенең 27 %-ын били.

Рельефүзгәртү

Монблан — Франциянең иң биек ноктасы, Альп тауларына керә

Илнең төньягы һәм көнбатышында нигездә тигезлекләр һәм калкулыклар урын ала. Үзәк һәм көнчыгыш районнарда урта биеклектәге таулар урнаша (Үзәк массив, Вогез, Юра). Луара, Гаронна һәм Рона елга бассейннары арасында урнашкан Үзәк массив борынгы герцен тауларының җимерелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән эре массив тәшкил итә. Илнең иң биек таулары — Альплар, Испания белән чиктә Пиренеи таулары сузыла. Тау битләрендәге альп һәм субальп болыннары җәйге көтүлек итеп файдаланыла.

Франциянең тау массивлары Альп чорында күтәрелгән, йомшак тау породалары бөрмәләргә йомарландырылган, каты тау породалары исә ярыклар һәм сынулар белән капланган. Бу ярыклы җирләрдә тирән эретелгән породалар күтәрелгән, бу янартау атылуы белән бергә барган. Бүгенге көндә әлеге янартаулар активлыгын югалткан. Шуңа карамастан, массив өслегендә күп кенә сүнгән янартаулар һәм башка янартау формалы рельеф сакланган.

Очлы башлы түбәләр, кыялар, кар һәм бозлыклар патшалыгы булган биек таулар — бөтен дөньяга танылган туризм һәм альпинизм районнары[14].

Климатүзгәртү

Франциянең кыйтга өлешендә климат уртача диңгезле, көньякта субтропик. Җәй көннәре гадәттә эссе һәм коры, июль аенда уртача температура + 23-25 градусны тәшкил итә. Шул вакытта гыйнвар аенда исә уртача температура + 7-8. Кыш көннәре өчен яңгырлар табигый.

Сена елгасы, Париж

Атлантик океан йогынтысы көнбатышта ныграк сизелә. Монда болытлы көннәр еш була, океан җиле хөкем сөрә. Урта диңгез буенда исә җәй эссе һәм коры, кыш җылы һәм дымлы була. Биредә зур курорт районы урнашкан.

Явым-төшем саны якынча 600—1000 мм. Таулы районнарда бу күрсәткеч 2000 мм-дан да югарырак булырга мөмкин.

Флора һәм фаунаүзгәртү

Бүгенге көндә урманнар ил территориясенең 27 %-ын били, алар нигездә Альп тауларында сакланып калган. Франция табигатен кеше нык үзгәрткән, илнең көньягында янгыннардан урманнар нык зыян күргән. Урта диңгез буйларындагы кыргый үсемлекләрне кеше үстергән үсемлекләр алмаштырган. Илнең төньяк һәм көнбатыш районнарында чикләвек куаклыгы, каен, имән, бөке агачы, чыршы кебек агачлар үсә. Урта диңгез буенда — пальмалар һәм цитрус агачлары.

Терлек арасында боланнар һәм төлкеләрне аерып була. Альп төбәгендә кыр кәҗәләре яши, урман эчләрендә кыргый кабаннар сакланган. Франциядә күп санлы кош төрләре яши. Рептилияләр сирәк очрый, елланнар арасында бары тик бер агулы елан бар — кара елан. Диңгезләрдә күпсанлы балык төрләре яши: тәрәч балыгы, тунец, сельдь, скумбрия, камбала һ.б.

Франциянең милли парклар системасы тугыз парктан тора, алар илнең Европа өлешендә һәм диңгез арты җирләрдә урнашкан. Алар ил җиренең 2 %-ын тәшкил итә, елына паркларга 7 миллион кеше килә. Парклар Франциянең Милли парклар идарәсе тарафыннан идарә ителә. Иң зур парк Меркантур дип атала, анда 2 меңгә якын үсемлек үсә, алар арасында 200ләп үсемлек - юкка чыга торган үсемлекләр исемлегенә керә, 25 үсемлек - эндемиклар.

Тарихүзгәртү

Төп мәкалә: Франция тарихы

Борынгы Францияүзгәртү

Ласко мәгарәсендә кыя рәсеме

Б.э.к. 6—5 гасырларда Франция территориясенең зур өлешендә кельт кабиләләре (римллылар аларны галлар, дәүләтне Галлия дип атаганнар) яшәгән. Безнең эрага кадәр 600 елда Фокиядән килгән греклар Урта диңгез ярында Массалия колониясенә нигез салалар, хәзер бу Марсель шәһәре, шулай итеп ул Франциянең иң борынгы шәһәре булып тора. Якынча шул ук чорда күп кенә кельт кабиләләре хәзерге Франциянең төньяк өлешенә керә, ләкин аларның бу җирләрдә таралуы безнең эрага кадәр 5 һәм 3 гасырларда урын ала.

Б.э.к. 2 гасыр азагы — 1 гасыр утрасында Галлияне римлылар басып алганнар. Б.э. 2—4 гасырларда халык арасында христианлык таралган, романлаштыру нәтиҗәсендә латыйн теле кельт телләрне кысрыклап чыгарды. Римлылар баш күтәрүне булдырмас өчен җирле халыкны миграциягә мәҗбүр иткән, галлар төрле җирләргә таралган, вакыт узу белән алар Рим җәмгыятенә интеграцияләнгән.

Франк патшалыгыүзгәртү

Бөек Карлны тәхеткә утырту

3—6 гасырларда Галлияне алман кабиләләре (вестготлар, бургундлар, франклар) басып алганнар һәм аның территориясендә берничә дәүләтне хасил иткәннәр. Алар арасында иң зурысы Франк дәүләте булган ("Франция" франклар исеменнән килеп чыккан). Каролинглар кодрәте Пипин патшасының улы Бөек Карл идарәсе вакытында иң көчле чорын кичерә. 771 елда Карл франк доменнарын берләштерә, Төньяк Италиядә Лангобардларны тар-мар итә (774), дәүләткә Баварияне куша (788), мөселман Испаниясе белән чикне көньякка, Барселонага кадәр күчерә (801), үзенә Түбән Саксонияне куша (804).

Каролинглар империясенең таркалуы (843) нәтиҗәсендә Көнбатыш Франк корольлыгы барлыкка килгән. 10 гасырдан дәүләт Франция дип атала башлаган.

Урта гасырлар һәм Яңа вакытүзгәртү

Урта гасыр чорында Франция озак вакыт дәвамында көчсезләнгән һәм таркау булган. Патшаның хакимияте күбрәк административ түгел, дини көчкә ия булган. 11 гасырда кенәзләр хакимияте нык көчәйгән, Нормандия, Фландрия, Лангедок табигате буенча аерым патшалыкларга әйләнгән.

Король хакимияте кискен көчезләнгән. IX гасырда викинглар Франциягә даими рәвештә һөҗүм итеп торалар, 911 елда алар Нормандия һерцоглыгына нигез сала. X гасырның азагында Франция ике дистә һерцоглыкка бүленгән булган, король хакмияте номиналь генә булып калган. 987 елда Капетинглар династиясе хакимияткә килә. Капетинглар хакимлеге тәре яулары, Францянең үзендә дини сугышлар, беренче парламент (Генераль штатлар) чакыру һәм Авиньон әсирлеге белән игътибарга лаек.

Франция белән Англия арасында булган Йөз еллык сугыш (1337—1453) нәтиҗәсендә эшләп чыгару һәм сәүдә кискен кимәйгән, халык массаларының әхвале авырайган, Жакерия (1358) һ.б. халык күтәрелешләр булып үткән. 15 гасырның икенче яртысында Франция икътисады аякка баскан, король хакимияте ныгый барган.

1477 елда Карл Кыю вафат булуы белән, Франция һәм Габсбурглар Бургунд җирләрен бүлүнең озак процессын башлап җибәргән, бу берничә сугышка китергән. 1532 елда Бретань Француз патшалыгына кертелә. 16—17 гасырлардан икътисади үсеш дәвере башланган. Тарихчылар 1475-1630 еллар аралыгын "Гүзәл 16 йөзьеллык" дип атый, нәкъ бу чорда илгә тынычлык, үсеш һәм оптимизм тарала, кеше саны арта. Париж шәһәре чәчәк ата, аның халкы 1550 елга 200 меңгә җитә.

Дәүләт төзелешеүзгәртү

Франция президенты Эммануэль Макрон хатыны Брижит Макрон белән

Франция — президентлы унитар республика. Илнең төп кануны — 1958 елның 4 октябрендә кабул ителгән конституция. Ул Бишенче республиканың хакимият оешмаларының эшчәнлеген билгели, президент-парламентлы идарә итү формасын раслый. Конституциянең кайбер маддәләре берничә тапкыр үзгәртелгән. Франциядә 9 әгъзадан торган Конституцион шура бар, ул сайлауларны дөрес оештыру, кануннарның конституциягә туры килүен күзәтеп бара.

Ил башлыгы булып президент тора. 1965 елдан башлап Франция президентын туры халык сайлавы ярдәмендә билгелиләр. 2002 елга кадәр президент вәкаләтләре 7 ел дәвам иткән, хәзерге вакытта президент 5 еллык мөддәткә сайлана. Президент киң вәкаләтләрдән тыш конституция үтәлешен контрольдә тота, илнең милли бәйсезлеге, территориаль бөтенлеге һәм халыкара нормалар үтәлеше гаранты булып тора. Президент Париждагы Елисей сараендә яши. 2017 елның 14 маенда Франция президенты вазифасына Эмманюэл Макрон кереште[15].

Президент премьер-министрны билгели. Премьер-министр эчке һәм икътисади сәясәт өчен җавап бирә, хөкүмәт эшчәнлеге өчен җавап тота. Парламентның теләсә кайсы вакытта хөкүмәткә ышанычсызлык вотумын белдерү мөмкинлеге бар. Гадәттә, премьер-министр парламентта күпчелекне тәшкил иткән фирканең вәкиле булып тора. Премьер-министр Милли җыенда кануннар кабул итүне тәкъдим итә һәм үзе аларның үтәлешен контрольдә тота. Ул милли саклану өчен җавап бирә. Президент юклыгында ул аның вазифаларын үти. 2017 елның 15 маеннан 2020 елның 3 июленә кадәр Франция хөкүмәтен Эдуард Филипп, 2020 елның 3 июленнән Жан Кастекс җитәкли[16].

Милли җыен җыелган Бурбон сарае, Париж

Франциядә канун чыгару органы — икепалаталы парламент. Ул ике өлештән тора: Сенат һәм Милли җыен. Республика Сенаты туры булмаган гомум сайлау нәтиҗәсендә сайлана, анда 348 сенатор әгъзалык кыла. 305 сенатор метрополияне тәкъдим итсә, 8 сенатор - диңгез арты җирләре, 5 - Француз җәмгыятьләре вәкилләре, 12 - чит илләрдә яшәүче француз ватандашлары вәкилләре. Сенаторлар 6 еллык мөддәткә сайлана (2003 елга кадәр - 9 елга).

Милли җыен депутатлары туры гомум сайлау нәтиҗәсендә 5 елга сайлана. Милли җыенда 577 әгъза, аларның 555 - метрополия вәкилләре, 22 - диңгез арты җирләрен вәкиллек итә. Милли җыен кануннар чыгару белән шөгыльләнә, ул шулай ук хөкүмәт эшчәнлеген контроль итә. Сенат белән килешмәү очрагында ахыргы карарны Милли Җыен кабул итә.

Халыкара элемтәләрүзгәртү

Сәясәтүзгәртү

Халыкүзгәртү


Париж

Марсель
УрынШәһәрТөбәкХалык саныУрынШәһәрТөбәкХалык саны
Лион

Тулуза
1ПарижИл-де-Франс2,243,83311РеннБретань207,178
2МарсельПрованс — Альплар — Зәңгәр Яр850,72612РеймсШампань — Арденнар179,992
3ЛионРона — Альплар484,34413ҺаврЮгары Нормандия175,497
4ТулузаКөньяк — Пиренейлар441,80214Сент-ЭтьенРона — Альплар171,260
5НиццаПрованс — Альплар — Зәңгәр Яр343,30415ТулонПрованс — Альплар — Зәңгәр Яр164,532
6НантЛуара җире284,97016ГренобльРона — Альплар155,637
7СтрасбургЭльзас271,78217ДижонБургундия151,212
8МонпельеЛангедок — Руссильон257,35118АнжерЛуара җире147,571
9БордоАквитания239,15719ВилербанРона — Альплар145,150
10ЛилльНор — Па-де-Кале227,56020Сен-ДениРеюньон145,022
2010 ел


Административ бүленешүзгәртү

Франциянең диңгезарты биләмәләре
Франция төбәкләре

Франция 27 төбәккә бүленә; шуларның 21е Европа кыйтгасына, 1 — Корсика утравында урнашкан һәм калган бишесе — диңгезарты төбәкләр (ГваделупаМартиника, Гвиана, РеюньонМайотта). Франция төбәкләре юридик автономиягә ия түгел, ләкин аларның үз салымнарны гамәлгә кертү һәм бюджетны раслау хокукы бар.

27 төбәк 101 департаментка, 342 бүлгегә һәм 4039 кантонга бүленә.

Шуннан тыш, Француз Җөмһүрияте составына 5 диңгезарты территория (Француз Полинезиясе, Уоллис һәм Футуна утраулары, Сен-Пьер һәм Микелон, Сен-Бартелеми, Сен-Мартен) һәм өч аерым статуслы территория (Яңа Каледония, Клиппертон, Француз Көньяк һәм Антарктик территорияләре) керә.

Мәдәниятүзгәртү

Динүзгәртү

Франция — дөньяви ил. 1905 елда кабул ителгән канун буенча, «Республика бернинди динне дә танымый, аларга акча тотмый һәм субсидияләми». 1905 елдан башлап бөтен Франция буенча чиркәү һәм дәүләт рәсми рәвештә бүленгән. 2004 елда дәүләт мәктәпләрендә дини символика йөртүне тыючы закон кабул ителә. 2011 елның 16 сентябрендә Франциядә урамнарда намаз укуны тыю үз көченә керә. Франция законнары дингә мөнәсәбәтне ачыклау буенча сораштыру үткәрүне тыя. Француз статистика институтының (INSEE) 2008 елгы тикшеренүләре буенча: католиклар ил халкының 43 % ын, мөселманнар 8 % ын, протестантлар 2 % ын, православие тарафдарлары 1 % ын, яһүд дине тарафдарлары 1 % ын, Һинд дине тарафдарлары 1 % ын, буддизм тарафдарлары 1 % ын тәшкил иткән. 45 % халык бернинди дин тотмый[17] .

Моны да карагызүзгәртү

Искәрмәләрүзгәртү

  1. Диңгез арты территорияләр белән
  2. Фәкать Европа өлеше.
  3. 3,0 3,1 Международный валютный фонд (апрель 2013)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  5. Human Development Report 2013. United Nations. әлеге чыганактан 2014-10-06 архивланды. 2013-03-14 тикшерелгән.
  6. 1999 елга кадәр Франция франкы.
  7. Шулай ук .eu, Европа берлеге әгъзасы буларак
  8. 8,0 8,1 8,2 Journal officiel de la République française, Journal officiel de la République française. Document administratif — 1979. — ISSN 0242-6773
  9. 9,0 9,1 Бөтендөнья банкы http://donnees.banquemondiale.org/indicateur/SI.POV.GINI?end=2012&locations=FR&start=2004&view=chart
  10. 10,0 10,1 Кодекс Наполеона — 1804.
  11. https://docviewer.yandex.ru/?lang=tt&name=105.rtf&tm=1519934451&tld=ru&text=фәрәнсә&url=http%3A%2F%2Fold.kpfu.ru%2Ff11%2Fbin_files%2F105.rtf&lr=43&mime=rtf&l10n=ru&sign=e34c2fd3cf116a1bc6498fb2c6c3ec14&keyno=0
  12. Population (фр.) Institut national de la statistique et des études économiques.
  13. Alexandre Pouchard et Samuel Laurent. Quel est le poids de l'islam en France? (фр.) Le Monde (21 janvier 2015).
  14. Материклар һәм океаннар географиясе, 7 сыйныф
  15. Франциянең сайланган президенты Макрон: "Хөрмәт белән һәм яратып хезмәт итәчәкмен"
  16. Назначен новый премьер-министр Франции. msn.com, 03.07.2020(рус.)
  17. Quel est le poids de l'islam en France ?
🔥 Top keywords: Баш битПраһаФутбол буенча Россия җыелмасыАлманияӘрмәнстанXXVIII гасыр (б. э. к.)Модуль:ArgumentsSARS-CoV-2БрноФайл:Карта боевых действий на Востоке Украины.svgМахсус:ЭзләүГрадец-КраловеБенедикт XVIВикипедия:ЯрдәмУкраинаЧехияЛинц24 декабрьОстраваРоссияЙиглаваКукуруз25 гыйнварЛиберецМахсус:Соңгы үзгәртүләрАзәрбайҗанМодуль:Namespace detect/dataКарловы ВарыБилбаоҖәүдәт ХантимеровАбусехоЧеске-БудеёвицеЭлистаВашингтон (башкала)ТөркияСергей Антипов (1949)Усти-над-ЛабемМиннеаполисПлёмёр-ГотьеШвейцарияБеларусияСергей СкрябинПольшаИталияЗлинВирусларВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуИлдус ГабдрахмановЭстонияСент-Мор-де-Турен (коммуна)ИндонезияЛәхстанВикипедия:Контактлар2024 елгы UCI дөнья турыСәләникМилош Земан2 декабрьАльбалат-де-ла-РибераМаҗарстан4 июньӘлегзәндрия (Вирҗиния)27 декабрьРадик ГалиәкбәровEva Elfie24 ноябрьВикипедия:TurındaҖон ӘдамсИл-76Джиро д’Италия 2024АлароМатбугат.руЯпониянең милли парламент китапханәсеВикипедия:ЭчтәлекФриант (Калифорния)ГрецияRRADВикипедия:Авторлык хокукларыПлевнонНАТОРоверето9 октябрьАвстрияНикарагуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГөрҗистанОсерЮма (Аризона)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!Дания ПатшалыгыНидерландларВикипедия:Җәмгыять үзәгеФоксборо (Массачусетс)Тайлер (Техас)КамбоджаИрландияБаварияЦуямаЗагребПортал:Хәзерге вакыйгалар