Татарстан

Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт, Татарстан Конституциясе, Россия Фед

(Татарстан Республикасы битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Татарстан Республикасы (Татарстан, Татарстан Җөмһүрияте, рус. Республика Татарстан) — Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт, Татарстан Конституциясе, Россия Федерациясе һәм Татарстан арасындагы махсус шартнамә нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән республика.[1] Татарстан Россиянең Идел буе федераль бүлгесенә керә. Республика башкаласы — Казан шәһәре.

Татарстан
Илтамга
Башкала Казан
Халык саны 3 894 120 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 30 август 1990 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Мәскәү вакыты, Европа/Мәскәү, UTC+03:00
Рәсми тел рус теле, татар теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 67,847 км²
Координатлар 55.55°N 50.93°E Edit this on Wikidata
RU-TA Edit this on Wikidata
Дәүләт башлыгы исеме Татарстан Республикасы Рәисе
Дәүләт башлыгы Рөстәм Миңнеханов
Хөкүмәт башлыгы Алексей Песошин
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге Рәсәй сумы
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары


«Татарстан Республикасы суверенитеты, Россия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең (канун чыгару, башкарма һәм суд) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте була.
»

Россиядә икътисадый яктан иң көчле төбәкләрнең берсе. 1920 елның 27 маенда төзелгән (ТАССР).

Татарстан Россиянең Европа өлеше үзәгендә, ике елга — Идел һәм Кама кушылган урында урнашкан. Аның халкы 3 миллионга якын кешене тәшкил итә. Уртача-континенталь климат, җылы, кайвакыт эссе җәй һәм уртача кыш. Татарстанның төп байлыгы — нефть. Бездә 2 дәүләт теле: рус һәм татар теле. Казанда иң матур соборларның берсе — Изге Павел Соборы. Истәлекле урыннар арасында: Мәдәният һәм ял паркы, Казан Кремле һәм Казан университеты, Татар Драматик театры һәм Казан елга порты.

Географик мәгълүматүзгәртү

Төп мәкалә: Татарстан географиясе

Татарстан Россия Федерациясе үзәгендә, Көнчыгыш Европа тигезлегендә, ике зур елга — Идел һәм Чулман очрашкан урында урнашкан. Казан Мәскәүдән 797 км ераклыкта.

Республика территориясе озынлыгы — төньяктан көньякка 290 км һәм көнбатыштан көнчыгышка 460 км. Татарстан чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.

Татарстан территориясе — урманлы җирдә яткан тигезлек. Республиканың көньяк-көнчыгышында калкулыклар бар.

Татарстан территориясенең 16 % урманнар белән капланган. Фаунасында 500 дән артык хайван төре бар.

Рельефүзгәртү

Татарстан Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнашкан һәм аның төп үзенчәлекләренә ия. Гомумән, Татарстанның җир өсте төзелеше дулкын-сыман тигезлектән гыйбарәт. Аның уртача биеклеге диңгез өстеннән 170 м га, ә аерым урыннары 300–350 м га җитә. Күбесенчә, биеклеге 100 м дан узмаган түбәнлекләрдән тора.

Көнчыгыш Европа тигезлеге Иделдән алып көнчыгышка, Урал тауларына таба күтәрелә бара. Татарстанның җир өсте өчен дә бу үзенчәлек хас: аның иң түбән урыннары — Идел аръягының көнбатышына, ә иң биек җирләре көнчыгышына таба урнашкан. Биредә республиканың көньяк-көнчыгышында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы ята.

Республиканың көньяк-көнбатыш өлешенә 200–250 м биеклегендәге Идел буе калкулыгы тармаклары кергән. Иделнең төп уңъяк ярының биек һәм текә булуы шушы калкулыкның Иделгә якын ук килеп җитүе һәм аның Идел суы агымы тәэсирендә җимерелүе белән аңлатыла.

Шулай итеп, Татарстанның җир өсте урта өлешендә — түбәнлекләрдән (Идел аръягы түбәнлеге), ә кырый өлешләре калкулыклардан (Бөгелмә, Идел буе һ.б. калкулыклар) торуы белән аерыла. Бу үзенчәлек аның геологик төзелешенә бәйле.

Климатүзгәртү

Республикада уртача-континенталь климат, җәй көне җылы һәм уртача салкын кыш белән аерылып тора. Елның иң җылы ае июль (+18…+20 °C), иң салкыны — гыйнвар (−13…−14 °C). Температураның абсолют минимумы −44…−48 °C (Казанда −46,8 °C). Иң югары температура +37…+42 °C. Абсолют еллык температура (амплитуда) 80–90 °C ка җитә.

Татарстан чикләрендә климат аермалары юк. Ел дәвамында Кояш балкышы сәгатьләренең саны 1763 тән 2066 га кадәр (Минзәлә). Иң кояшлы чор — апрельдән август аена кадәр. Ел эчендә кояш радиациясе якынча 3900 МЖж/м² тәшкил итә.

Уртача еллык температура якынча 2–3,1 °C.

Уртача тәүлек температураның 0 °C аша тотрыклы күчүе апрель башында һәм октябрь азагында була. Температура 0 градустан югары — 198–209 көн, 0 градустан түбән — 156-157 көн.

Уртача еллык явым-төшем күләме 460–540 мм тәшкил итә. Иң күп явым-төшем июль аена (51–65 мм), минимум — февраль аена (21–27 мм) туры килә. Барыннан да бигрәк, Чулман аръягында һәм Идел алдында явым-төшемнәр күзәтелә. Вегетация чоры 170 тәүлек чамасы тәшкил итә.

Кар катламы ноябрь уртасыннан соң барлыкка килә, ул апрельнең беренче яртысында барлыкка килә. Кар катламының ятуы елына 140–150 көн, уртача калынлыгы 35–45 см.

Чиктәшлекүзгәртү

ЯкРоссия субъекты
Төньяк-көнбатышМари Ил (Волжск, Мари-Төрек, Морки районнары)
ТөньякКиров өлкәсе (Нократ Аланы, Малмыж районнары)
Төньяк-көнчыгышУдмуртия (Кизнәр, Алнаш, Грах, Можга, Кече Пурга, Кыяс, Каракүл районнары)
КөнчыгышБашкортстан (Кызыл Кама, Илеш, Бакалы, Шаран, Туймазы, Ярмәкәй районнары)
Көньяк-көнчыгышОренбург өлкәсе (Северное районы)
КөньякСамара өлкәсе (Келәүле, Шонталы, Чаллыбаш, Кошки районнары)
Көньяк-көнбатышУльяновск өлкәсе (Яңа Малыклы, Мәләкәс, Иске Майна, Ульяновск, Чынлы, Майна, Сыры районнары)
КөнбатышЧуашия (Шомырша, Батыр, Ялчык, Комсомол, Янтык, Ормар, Кузлаука районнары)

Файдалы казылмаларүзгәртү

Нефтьүзгәртү

Республиканың иң зур байлыгы — нефть. Тулаем запас зурлыгы 1 млрд тонна исәпләнә. Татарстанда 127 урында нефть булуы билгеле, алар үз эченә 3 меңнән артык ятманы кертә. Лениногорск районында урнашкан Ромашкино нефть чыганагы — Россиядә иң зур чыганакларның берсе; шулай ук Яңа Елхау һәм Савызбаш эре чыганаклары, уртача Баулы чыганагы бар.[2] Нефть белән бергә иярчен газ да чыгарыла — нефтьнең бер тоннага якынча 40 м³. Берничә кечкенә табигый газ һәм газ конденсаты чыганаклары булуы мәгълүм.

Күмерүзгәртү

Татарстан территориясендә 108 күмер ятма эзләп табылган. Шуның белән бергә, сәнәгый күләмнәрдә Чулман күмер бассейнының Көньяк Татар, Мәләкәс һәм Төньяк Татар районнарга бәйләнгән күмер ятмаларны гына кулланып була. Күмер ятмаларының тирәнлеге — 900–1200 м.

Башка файдалы казылмаларүзгәртү

Республика җирастында известьташ, доломитлар, төзелеш комы, кирпеч балчыклары, төзелеш ташы, гипс, ком-гравий катнашмасы, торф, шулай ук перспективлы нефть битумы, көрән һәм таш күмер, яңа торган сланец, цеолитлар, бакыр һәм бокситларның сәнәгый запаслары бар. Цеолитлы (руда булмаган казылмаларының якынча 50 % өлеше), карбонатлы (як. 20 %), балчыклы (як. 30 %) токымнар, ком-гравий катнашмасы (7,7 %), комнар (5,4 %), гипслар (1,7 %) аеруча мөһимнәрдән саналалар. 0,1 % өлешне фосфоритлар, тимероксидлы пигментлар һәм битумлы токымнар биләп тора.

Су ресурсларыүзгәртү

Иң эре елгалар — Идел (республика территориясе буенча 177 км ага), Чулман (380 км) һәм аның кушлыдыклары — Нократ (60 км) һәм Агыйдел (50 км), алар гомуми агым су микъдарының 97,5 % өлешен тәшкил итәләр. Алардан башка, республика территориясе буенча якынча 500 озынлыгы 10 км-дан артык кече елга һәм күп санлы чишмәләр ага. Су ресурсларының зур өлеше Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында тупланган. Республика территориясендә 8 меңнән артык күл һәм 7 меңнән артык сазлык бар. Көнчыгыш Кама аръягының төньяк өлеше — Кама-Агыйдел уйсулыгында сазлыклар аеруча күп.

Татарстанның иң эре су объектлары — республиканы төрле максатларда кирәкле су ресурслары белән тәэмин итә торган 4 сусаклагыч.

Җир асты суларыүзгәртү

2005 елдагы хәле буенча, Татарстанда 29 җирасты тозсыз су чыганагы эзләп табылган, запаслары — 1 млн м³/тәүлек, шул исәптә сәнәгый үзләштерү өчен якынча өчтән бер өлеше әзерләнгән.

Минераль җирасты сулары запаслары да күп. 2004 елдагы хәле буенча, минераль җирасты сулары запаслары 3,293 мең м³/тәүлек санны тәшкил итәләр.

Саклана торган табигый территорияләрүзгәртү

2009 елдагы хәле буенча, Татарстанның табигый-тыюлык фонды үз эченә 154 аеруча сакланган табигый территорияне кертә, шул исәптән:

Тарихүзгәртү

Төп мәкалә: Татарстан тарихы
Казан меңеллыгына чыккан Россия банкының истәлекле тәңкәсе

Беренче торак урыннар тарихы безнең эрага кадәр VIII гасырга барып тоташа. Соңрак, IXXIII гасырларда бу җирләрдә Болгар дәүләте урнашкан була. XIII гасырда ул монголлар тарафыннан җимерелә, һәм, Чыңгызхан империясенең таркалуыннан соң, Җучи олысы составына кертелә.

XV гасырның башында Олуг Мөхәммәд хан Казан ханлыгының Алтын Урдага бәйсезлеге турында игълан итә. Яңа дәүләт мөстәкыйль рәвештә Мәскәү белән мөнәсбәтләрне төзи башлый. Казанда Мәскәү яклы фирка (партия) бик көчле була, чөнки сәүдәгәрлекнең бер өлеше Мәскәү белән тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләрендә була; шуның өстәвенә, Мәскәү Казан сәясәтенә зур тәэсир ясый һәм тәхеткә үзенә кирәк булган ханны утырту өчен аның эчке эшләренә еш кына тыкшынган була. 1552 елда, Явыз Иван дәверендә, Казан ханлыгы җимерелә һәм Мәскәү патшалыгы составына кертелә.

Россия составында Казанны Казан патшалыгы, ә аннан соң Казан губернасы дип атыйлар. Территория үзидарәсез була — губерна башында император тарафыннан тәгаенләнгән губернатор тора.

1920 елда Владимир Ленин тәкъдиме белән АТССР оештыру турындагы декрет кабул ителә, ул РСФСР составына керә.

Татарстан Республикасыүзгәртү

Халыкүзгәртү

Төп мәкалә: Татарстан халкы
Халык1926 ел[4]1939 ел[5]1959 ел[6]1970 ел[7]1979 ел[8]1989 ел[9]2002 ел[10]2010 ел[11]
исәбе%исәбе%исәбе%исәбе%исәбе%исәбе%исәбе%исәбе%
татарлар1 164 34248,71 421 51448,81 345 19547,21 536 43049,11 641 60347,61 765 40448,52 000 11652,92 012 57153,2
шул исәптә,керәшеннәр[12]99 0413,8-----18 76029 962
руслар1 118 83443,11 250 66742,91 252 41343,91 328 73842,41 516 02344,01 575 36143,31 492 60239,51 501 36939,7
чуашлар127 3304,9138 9354,8143 5525,0153 4964,9147 0884,3134 2213,7126 5323,3116 2523,1
удмуртлар23 87325 93222 65724 53325 33024 79624 20723 454
мордва35 0841,435 7591,232 9321,230 96329 90528 85923 70219 156
марилар13 13013 97913 97915 64316 84219 44618 78718 848
украиннар13 08716 09916 86828 57732 82224 01618 241
башкортлар925619 10614 91113 726

Татарстан халкының 83,23% Татарстанда туган (2002); Татарстан халкының 1,55% Башкортстаннан, 1,24% Үзбәкстаннан, 0,9% Казахстаннан, 0,74% Украинадан, 0,74% Пермь өлкәсеннән, 0,65% Самара өлкәсеннән күчеп килгәннәр.

Татарстанга күчеп килгән 628 мең кешедән нибары 34,8% (218 мең кеше) гына татарлар; 47,8% — руслар, 2,9% — украиннар, 1,8% — башкортлар, 1,3% — әзербайҗаннар.[13]

Телләрүзгәртү

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле — татар һәм рус. Моның турында Татарстан Конституциясендә һәм Татарстан телләре турындагы канунда әйтелә.

Динүзгәртү

Татарстан территориясендә 1000-нән артык теркәлгән дини берләшмә бар. Татарстанның ике төп дине — ислам һәм христианлык.

Ислам дине Идел буе Болгарстанында 922 елда кабул ителә.

Торак пунктларүзгәртү


Казан

Яр Чаллы

Түбән Кама

Әлмәт

УрынШәһәрРусча исемеХалык саны


Бөгелмә

Алабуга

Баулы

Менделеевск

1КазанКазань1 143 546
2Яр ЧаллыНабережные Челны513 242
3Түбән КамаНижнекамск234 108
4ӘлмәтАльметьевск146 309
5Яшел ҮзәнЗеленодольск97 651
6БөгелмәБугульма89 144
7АлабугаЕлабуга70 750
8ЛениногорскЛениногорск64 145
9ЧистайЧистополь60 703
10ЗәйЗаинск41 798
11АзнакайАзнакаево34 859
12НорлатНурлат32 600
13БаулыБавлы22 109
14МенделеевскМенделеевск22 075
15БуаБуинск20 342
16ӘгерҗеАгрыз19 299
17АрчаАрск18 114
18ВасильевоВасильево16 957
19КукмараКукмор16 917
20МинзәләМензелинск16 474
[14]


Татарстан — Россиядә бердәнбер ике миллионлы агломерациягә (бер үзәкле Казан һәм күпүзәкле Чаллы (Түбән Кама) агломерацияләре) ия булган төбәк. Республикада шулай ук ярым миллионлы Әлмәт (Көньяк Татарстан) агломерациясе урнаша.

Татарстанда 155-мең кешегә исәпләнгән Иннополис фән шәһәре һәм 100-мең кешегә исәпләнгән Салават Күпере торак комплексы бар. Шулай 40-меңле Смарт-сити һәм 157-меңле Яшел Үзән иярчен шәһәрләрен булдыру планда тотыла.

Мәдәниятүзгәртү

Тарихи һәм җәгърафи факторлары буенча Татарстан күптән ике зур цивилизация һәм мәдәният арасында яши: көнчыгыш һәм көнбатыш. Шушы фактор Татарстанның мәдәни яктан бай булын күрсәтә.

Мәдәни мирасны саклауның һәм популярлаштыруның иң күркәм үрнәге — Казан Кремле. Шулай итеп, Казанның 1000-еллыгын билгеләү Татарстанның мәдәни үсешен, дини һәм милли толерантлык идеяләренең өстен булуын ассызыклый. Хәзерге Татарстанда 3 ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас объекты бар: Казан Кремле (2000 елдан сон), Болгар археология комплексы (2014 елдан сон), Свияжск шәһәр утравының Успение соборы (2017 елдан сон).[15]

Татарстанда 825 гәҗит-журнал чыга. Шул исәптән шәһәр һәм район гәҗитләре. Алар рус, татар, удмурт һәм чуаш телләрендә чыгалар. Республикада 100-дән артык милләт вәкилләре яши, 37 милли-мәдәни оешманы берләштергән Татарстан халыклары Ассамблеясы эшли.

Фән һәм мәгарифүзгәртү

Татарстан — көчле фән һәм мәгариф потенциаллы төбәк. Мәгариф өлкәсендә 170 000 кеше хезмәт итә. Урта 11 еллы белем алу мәҗбүри һәм бушлай. Гомумән, Татарстанда 2434 белем бирү учреждениясе бар, барлыгы якынча 600 000 укучы белем ала.

Иң популяр уку йортлары:

Административ-территориаль бүленешүзгәртү

Җөмһүрият территориясе 43 административ районга бүленә. Аларның үзәкләре булып республика карамагындагы — 14, районнар карамагындагы 8 шәһәр, шәһәр тибындагы 8 поселок һәм 16 авыл тора (8-нче кушымтаны һәм 127-нче биттәге картаны карагыз).

Җөмһүрият карамагындагы шәһәрләр, район үзәкләре булып торсалар да, районнар составына кермиләр, алар турыдан-туры җөмһүрият хакимияте тарафыннан идарә ителәләр һәм мөстәкыйль административ берәмлекне тәшкил итәләр. Алардан башка ике  — Казан һәм Чаллы шәһәрләре берничә районны үз эченә алалар.

Икътисадүзгәртү

Татарстан — икътисади һәм фәнни-техник потенциалы зур булган индустриаль-аграр республика: нефть, химия, нефть химиясе, электр энергетикасы, машиналар төзү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, заманча авыл хуҗалыгы алга киткән.

Татарстан 6 икътисади районга бүленә: Идел алды, Казан, Чулман алды, Төньяк-көнчыгыш Чулман буе, Көнбатыш Чулман аръягы, Көньяк-көнчыгыш Чулман аръягы.

Транспортүзгәртү

Җөмһүрият нык үскән транспорт челтәренә ия. Аның нигезен һава авиациясе, тимер юллар һәм дүрт көймә йөрешле (Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел) елга тәшкил итә.

Россиянең иң эре транспорт системалары кисешкән ноктада урнашкан, Татарстан аша Уралның, Себернең, Ерак Көнчыгышның Үзәк Россия һәм кайбер БДБ илләре белән элемтә тормышка ашырыла.

Тимер юл транспортыүзгәртү

Татарстанда тимер юл транспортының үсә башлавы Мәскәү-Казан тимер юлын төзү белән бәйле; 1893 елда Зөя — Мәскәү, ә 1894 елда Казан — Яшел Үзән хәрәкәте ачыла. 1924 елдан Казан — Свердловск тимер юл сызыгы файдалануга тапшырыла. Татарстан территориясендәге баш магистральләр: төньяк (Түбән Карамалы, Яшел Үзән, Казан, Әгерҗе аша үтә), көньяк (Норлат, Бөгелмә һәм Ютазы аша үтә). Көнчыгышта бу ике магистральне Әгерҗе — Акбаш тимер юлы тоташтыра.

Тышкы икътисади элемтәләрүзгәртү

Россия төбәкләрнең күпчелеге кебек үк, Татарстанның дөньяның күп илләре белән туры икътисади элемтәләре бар, кайбер илләрдә Татарстанның тышкы икътисади вәкиллекләре ачыла.

Дәүләт төзелешеүзгәртү

Россия дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамә

Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамәне раслау хакында Федераль канун Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 4 июлендә кабул ителә һәм Федерация Советы тарафыннан 2007 елның 11 июлендә раслана[16].

Конституцияүзгәртү

Җөмһүриятның төп кануны — Татарстан Җөмһүрияте Конституциясе. Конституция буенча, Татарстан — демократик хокукый дәүләт. Әгәр Татарстан карамагындагы мәсьәләләре буенча чыгарылган федераль канун һәм Татарстанның хокукый актларына каршы килсә, Татарстанның хокукый акты гамәлдә кала.

Рәисүзгәртү

Татарстан Җөмһүриятеның дәүләт башлыгы — Татарстан Җөмһүрияте Рәисе[17].

2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе вазифаларын башкара[18][19].

Канунбирү хакимиятеүзгәртү

Дәүләт Киңәше бинасы

Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт Советы — Татарстан парламенты, дәүләт хакимиятенең иң югары вәкиллекле, канунбирү һәм тикшерә торган органы. 100 кәнәфидән тора.

2004 елның 26 мартыннан бу вазифада Фәрит Мөхәммәтшин эшли.

Башкаручы хакимиятүзгәртү

Министрлар Кабинеты бинасы

Министрлар Кабинеты — югары башкарма орган, премьер-министр тарафыннан идарә ителә. 2010 елның 22 апреленнән бу вазифада Илдар Халиков, 2017 елның 17 апреленнән Песошин Алексей Валерий улы эшли.

Дәүләт гимныүзгәртү

Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гимны 1992 елда кабул ителә. Җөмһүриятнең Дәүләт гимны авторы — бөек татар композиторы Рөстәм Яхин. Дәүләт гимнын куллану кагыйдәләре «Татарстан Җөмһүрият дәүләт символлары» канунында күрсәтелә.

Татарстан гимны сүзләре:

Татарча сүзләре:

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Русча сүзләре:

Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!





Сүрәтханәүзгәртү

Искәрмәләрүзгәртү

  1. Татарстан конституциясе, мәк. 1.
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-09-13, retrieved 2014-09-06 
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-09-06, retrieved 2014-09-06 
  4. Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
  5. Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
  6. Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
  7. Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
  8. Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
  9. Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
  10. Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
  11. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2017-10-20, retrieved 2014-09-18 
  12. 1926 елгы җанисәбендә аерым халык буларак саналган
  13. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-01-01, retrieved 2019-10-15 
  14. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-01-26 
  15. [https://intertat.tatar/news/b-tend-nya-mirasy-ob-ektlarynnan-l-zz-t-alyrga-kir-k-yunesko-belgeche-n-rgiz-aytuganova-lektsiyasenn-n-i-kyzykly-5-zemt%7CАйгөл(үле сылтама) МИНҺАҖЕВА. "Бөтендөнья мирасы объектларыннан ләззәт алырга кирәк": ЮНЕСКО белгече Нәргиз Айтуганова лекциясеннән иң кызыклы 5 өземтә/Интертат
  16. Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә(үле сылтама)
  17. Татарстан Республикасы Конституциясе(үле сылтама)
  18. Бүген Татарстанның яңа Президенты вәкаләтләренә кереште. әлеге чыганактан 2012-11-13 архивланды.
  19. Татарстанда яңа президент эшли башлады. әлеге чыганактан 2016-03-14 архивланды. Азатлык радиосы

Әдәбиятүзгәртү

Сылтамаларүзгәртү

Шулай ук карагызүзгәртү

🔥 Top keywords: Баш битПраһаФутбол буенча Россия җыелмасыАлманияӘрмәнстанXXVIII гасыр (б. э. к.)Модуль:ArgumentsSARS-CoV-2БрноФайл:Карта боевых действий на Востоке Украины.svgМахсус:ЭзләүГрадец-КраловеБенедикт XVIВикипедия:ЯрдәмУкраинаЧехияЛинц24 декабрьОстраваРоссияЙиглаваКукуруз25 гыйнварЛиберецМахсус:Соңгы үзгәртүләрАзәрбайҗанМодуль:Namespace detect/dataКарловы ВарыБилбаоҖәүдәт ХантимеровАбусехоЧеске-БудеёвицеЭлистаВашингтон (башкала)ТөркияСергей Антипов (1949)Усти-над-ЛабемМиннеаполисПлёмёр-ГотьеШвейцарияБеларусияСергей СкрябинПольшаИталияЗлинВирусларВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуИлдус ГабдрахмановЭстонияСент-Мор-де-Турен (коммуна)ИндонезияЛәхстанВикипедия:Контактлар2024 елгы UCI дөнья турыСәләникМилош Земан2 декабрьАльбалат-де-ла-РибераМаҗарстан4 июньӘлегзәндрия (Вирҗиния)27 декабрьРадик ГалиәкбәровEva Elfie24 ноябрьВикипедия:TurındaҖон ӘдамсИл-76Джиро д’Италия 2024АлароМатбугат.руЯпониянең милли парламент китапханәсеВикипедия:ЭчтәлекФриант (Калифорния)ГрецияRRADВикипедия:Авторлык хокукларыПлевнонНАТОРоверето9 октябрьАвстрияНикарагуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГөрҗистанОсерЮма (Аризона)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!Дания ПатшалыгыНидерландларВикипедия:Җәмгыять үзәгеФоксборо (Массачусетс)Тайлер (Техас)КамбоджаИрландияБаварияЦуямаЗагребПортал:Хәзерге вакыйгалар