Сан-Томе (шәһәр)

Сан-Томе (порт. São Tomé) — Сан-Томе һәм Принсипи дәүләтенең башкаласы. Апостол Фома (São Tomé) хөрмәтенә аталган. Сан-Томе провинциясенең һәм Агуа-Гранде округының административ үзәге булып тора.

Сан-Томе
порт. São Tomé
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы1485
Сурәт
... хөрмәтенә аталганАпостол Фома
ДемонимSantoméenne[1] һәм Santoméen[1]
Дәүләт Сан-Томе һәм Принсипи[2]
Нәрсәнең башкаласыСан-Томе һәм Принсипи, провинция Сан-Томе[d] һәм Агуа-Гранде[d]
Административ-территориаль берәмлекАгуа-Гранде[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуыГвинея култыгы
ӘгъзалыкUnião das Cidades Capitais Luso-Afro-Américo-Asiáticas[d]
Халык саны65 468 (2010)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек137 метр
Кардәш шәһәрЛиссабон, Кингстаун[d], Луанда[d], Либревиль[d] һәм Аккра
Мәйдан17 км²
Карта
 Сан-Томе Викиҗыентыкта

Тарихыүзгәртү

1485 елда португаллар тарафыннан нигезләнә. Шәһәр янында шикәр камышы плантацияләре булган, анда Конго корольлегеннән китерелгән коллар эшләгән. 1525 елда Португалия короле Жуан II шәһәр статусын бирә[3] XVI гасырда монда католик собор төзелә. 1575 елда шәһәрдә Сан-Себастьян форты корыла (хәзерге вакытта биредә Сан-Томе милли музее урнашкан). 1599 елда, һәм тагын 1641-1648 елларда Голландия кулы астында була[4]. Озак вакыт дәвамында Сан-Томе һәм Принсипи португал колониясенең үзәге булып тора. 1975 елда Сан-Томе һәм Принсипи азатлык ала, ә Сан-Томе аның башкаласы булып китә.

Географиясеүзгәртү

Шәһәр Сан-Томе утравының төньяк-көнчыгышында, Кабраш утравы янында урнашкан. Шәһәрдән көньяк-көнбатыш тарафта — Триндади, төньяк-көнбатышка таба — Гвадалупе, көньяк-көнчыгышка таба — Сантана шәһәрләре урнашкан, аларны үзара шоссе юллары тоташтыралар. Атнага бер тапкыр Кабо-Верде каласыннан Сан-Томега паром йөри. Халыкара аэропортта Ангола, Габон, Португалия илләренә һәм күрше Принсипи утравына даими рейслар башкарыла.

Шәһәрнең истәлекле урыннарына президент сарае, собор һәм кинотеатр керә. Шәһәрдә төрле мәктәпләр, лицейлар, политехник институты, ике базар, өч радиостанция урнашкан. Сан-Тоела TVSP сәүдәгәрлек булмаган телевизион станциясе, халыкара аэропорт, клиникалар һәм дәваханәләр эшли, берничә шәһәр мәйданы бар.

Ел1991199720002001р200320052013
Халык



исәбе
42 331[5]49 54149 99749 957[6]53 30056 16669 167 (бәяләмә)

Климатыүзгәртү

Сан-Томеда дәвамлы яңгырлар мизгеле (октябрьдән майга чаклы) һәм кыска коры заман (июнь—сентябрь) белән саванналарның тропик климаты өстенлек итә. Явым-төшемнәр микъдары — елына 1000 мм дан чак кына азрак. Шәһәрдә чагыштырмача даими температура күзәтелә.

Фотографииүзгәртү

Сан-Томеның 1647 елгы картасы
Сан-Томеның 1647 елгы картасы 
Сан-Томедагы базар
Сан-Томедагы базар 
Сан-Себастьян форты
Сан-Себастьян форты 
Сан-Томе кафедраль соборы
Сан-Томе кафедраль соборы 
шәһәр базары
шәһәр базары 
шәһәр күренеше
шәһәр күренеше 

Искәрмәләрүзгәртү

Сылтамаларүзгәртү

🔥 Top keywords: Баш битПраһаФутбол буенча Россия җыелмасыАлманияӘрмәнстанXXVIII гасыр (б. э. к.)Модуль:ArgumentsSARS-CoV-2БрноФайл:Карта боевых действий на Востоке Украины.svgМахсус:ЭзләүГрадец-КраловеБенедикт XVIВикипедия:ЯрдәмУкраинаЧехияЛинц24 декабрьОстраваРоссияЙиглаваКукуруз25 гыйнварЛиберецМахсус:Соңгы үзгәртүләрАзәрбайҗанМодуль:Namespace detect/dataКарловы ВарыБилбаоҖәүдәт ХантимеровАбусехоЧеске-БудеёвицеЭлистаВашингтон (башкала)ТөркияСергей Антипов (1949)Усти-над-ЛабемМиннеаполисПлёмёр-ГотьеШвейцарияБеларусияСергей СкрябинПольшаИталияЗлинВирусларВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуИлдус ГабдрахмановЭстонияСент-Мор-де-Турен (коммуна)ИндонезияЛәхстанВикипедия:Контактлар2024 елгы UCI дөнья турыСәләникМилош Земан2 декабрьАльбалат-де-ла-РибераМаҗарстан4 июньӘлегзәндрия (Вирҗиния)27 декабрьРадик ГалиәкбәровEva Elfie24 ноябрьВикипедия:TurındaҖон ӘдамсИл-76Джиро д’Италия 2024АлароМатбугат.руЯпониянең милли парламент китапханәсеВикипедия:ЭчтәлекФриант (Калифорния)ГрецияRRADВикипедия:Авторлык хокукларыПлевнонНАТОРоверето9 октябрьАвстрияНикарагуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГөрҗистанОсерЮма (Аризона)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!Дания ПатшалыгыНидерландларВикипедия:Җәмгыять үзәгеФоксборо (Массачусетс)Тайлер (Техас)КамбоджаИрландияБаварияЦуямаЗагребПортал:Хәзерге вакыйгалар