ССРБ таркалуы

ССРБ таркалуыССРБның икътисадта, социаль структурасында, Совет Берлегенең иҗтимагый һәм сәяси өлкәләрдә булган системалы дезинтеграция процесслары. Ахыргы нәтиҗәдә, 1991 елда ССРБ үз барлыгын туктатты; 1991 елның 25 декабрендә ССРБ президенты Михаил Горбачёв үз отставкасы турында игълан иткән, 26 декабрендә ССРБ Югары Шурасы ССРБның барлыгын туктату декларациясен кабул иткән.

Алтарихүзгәртү

Сәбәпләрүзгәртү

  • Милли сепаратизмның һәм, перестройка барышында совет икътисадының уңышсыз реформалары нәтиҗәсендә — төбәкләрнең икътисади изоляционизмының барлыкка килүе;
  • Үзктәге һәм милли-төбәктәге элиталар арасында хакимият өчен көрәш;
  • Коммунистик идеологиясенең кризисы;
  • Үзәк һәм милли республикалар вәкаләтләрендә акыллы баланс булмавы. Үзәк хаимиятенең милли берәмлекләргә карата диктат сәясәте.

Вакыйгалар үсешеүзгәртү

ССРБ дөнья харитасында

1985 елда КПСС генераль сәркатибе Михаил Горбачёв һәм аның тарафдарлары перестройкә сәясәтен башланганнар; халкының сәяси активлыгы киске арткан, массакүләм радикаль һәм милләтчел оешмалар барлыкка килгәннәр. Системаны үзгеәртеп кору омтылышлары кризисның тирәнәюгә китергәннәр.

Гомум кризисүзгәртү

ССРБ таркалуы гомум сәяси һәм икъстисад кризисы шартларында узган. 1989 елда ССРБда беренче тапкыр икътисади кризис башлавы турында игълан ителә (икътисад үсеше төшү белән алышына). Тавар дефициты иң биек ноктага җитә — илнең барлык төбәкләрдә диярлек талоннар буенча тәэмин итү кертелгән.

1991 елда ССРБда демографик кризисы башлап китә (үлүчеләр саны туучылар саныннан артыграк).

Чит илләрнең эчке эшләрендә катнашмау сәясәте ССРБ яклы режимнарның массакүләм төшерүгә китергән.

Милләтара низагларүзгәртү

ССРБ территориясендә берничә милләтара низаглар башлап китә.

1989 елның декабрендә М. Горбачёв Казакъ ССРның беренче сәркатибе вазыйфасына Казакъстанга бернинди бәйләнешне дә булмаган Геннадий Колбинны билгеләнә. Моңа риза булмаганнар 16 деабрендә демонстрациягә чыкканнар, ул эчке гаскәрләр куллануы белән бастырылган. 1989 елның июнендә Казакъстанның Яңаүзән шәһәрендә казакълар һәм Кавказдан килүчеләр арасында милләтара бәрелеш башланып киткән; аны бастыру өчен бронетранспортёрлар, танклар, сугыш вертолөтлар һ.б хәрби техника кулланылган. Шул ук елның июлендә Сухумида грузиннар һәм абхазлар арасында бәрлешләр булганнар.

Иң зур кискенлек белән Таулы Карабах низагы аерылган — низаг барышында зара этник чистартулар алып барылганнар. 1989 елда Әрмән ССР-ы Югары Шурасы Таулы Карабах кушылуы турында игълан иткән һәм Нахчыван АССРга карата икътсади блокада керткән; Азәрбайҗан Халык фронты, үз чираттан Әрмәнстанга карата икътсади блокада керткән. 1991 елның апрельдә ике совет республика арасында фактик рәвештә сугыш башланган.

1989 елның маенда Фәрганә үзәнлегендә тәртипсезлекләр башлап китәләр — үзбәкләр һәм Месхетия төрекләре арасында мөәсәбәтләре кискенләшә. Июньдә биредә массакүләм төрек погромнары булганнар.[1] Киләсе елның мае Әндиҗанда яһуд һәм әрмән погромы булган. Ай үткәч, Кыргыз ССР территориясендә үзбәк-кыргыз бәрелешләр пәйда булганнар. 1990 елның 13-20 гыйнварында Бакы шәһәрендә әрмән халкы карата көч куллану, талау, ут салу, милеген юк итү белән тәритпсезлекләр булганнар.[2]

Гомум кризис шартларында РСФСРда, аеруча Мәскәү һәм Ленинградта, радикаль демократларның (Ельцин, һ.б.) популярлыгы арта.

Республикалада ССРБ составыннан чыгу өчен хәрәкәтләр һәм «суверенитлар парады»үзгәртү

1990 елның 7 февралендә КПСС ҮК хакимияткә монополиясен йомшарту турында игълан иткән, берничә атна эчендә беренче конкуренцияле сайлаулар үткәрелгән, парламентларда либераллар һәм милләтчеләр урыннарны да алалар.

Литваүзгәртү

1988 елның 3 августында Литва ССР-нда «перестройкага яклы» «Саюдис» хәрәкәте оештырыла, ул баштан яшерен рәвештә, ә соңрак ССРБ составыннан чыгу максатын ачык күтәрә. Ул күпмеңле митингларны үткәргән һәм актив пропаганданы алып барган.

1990 елның 11 мартында Литва ССР Югары Шурасы Литва бәйсезлеге турында игълан итә. Республика территориясендә ССРБ Конституциясе эш туктатылган, 1938 елга Литва Конституциясе эше яңадан башланылган. Шуңа җавап итеп, совет хөкүмәте Литваның икътисади ягыннан блокадаларга тотынган, ә соңра хәрби көче дә кулланган.

1991 елның 31 мартында Литва коммунистик партиясе Литва милли коткару комитетын оештыра, урамнарда армия патрулированиесе кертелә.

1991 елның 31 июлендә Мядинникай янындагы (Литва һәм Белару ССР чиге) тамгаханә пунктында билгесез кешеләр тарафыннан 8 лтивалы тамгаханәче атып үтерелгән.

1991 елның августындагы вакыйгаларыннан соң Литва бәйсезлеге Көнбатыш илләре күпчелеге тарафыннан кичектерүсез танылды. ССРБ Литва бәйсезлеген 6 сентябрендә таный.

Эстонияүзгәртү

1988 елның апрелендә Эстон ССРда перестройка яклы Халык Фронты нигезлнәнә; формаль рәвештә ул Эстониянең ССРБ составыннан чыгу максатын куймаган, әмма аңа ирешү өчен база булып торган.

1988 елның 16 ноябрендә Эстон ССРның Югары Шурасы Эстония суверенитеты турында декларациясен кабул иткән.[3] 1989 елның 12 ноябрендә Эстон ССРның Югары Шурасы ЭССР ССРБ составына керү декларациясен канунсыз дип танылган. 1990 елның 23 мартында Эстония коммунистик фиркасе КПСС составыннан чыккан.

1990 елның 30 мартында ЭССР Югары Шурасы Эстония статусы турында кануннарын кабул итә — ЮШ ЭССР дәүләт хакмиятен нәкъ урнаштыру моментыннан канунсыз дип таный һәм Эстон Республикасы торгызуны игълан иткән. 4 апрелендә ССРБ Югары Шурасы Балтыйк буе республикаларның ССРБ составына керүне юкка чыгару турында декларцияләрен гамәлгә яраксыз булуын турында кануннары кабул итә.

1990 елның 8 маенда ЭССР ЮШ Эстон Совет Социалистик Республикасы исемен Эстон Республикасы итеп үзгәртә.

1991 елның 12 гыйнварында РСФСР ЮШ рәисе Борис Ельцин һәм Эстон Республикасының ЮШ рәисе Арнолд Рүүтел белән «РСФСР һәм Эстон Республикасы арасында дәүләтара мөнәсәбәтләрненң нигезләре турында» килешүе астында кул куйдылар. Шул килешүдә РСФСР Эстониянең бәйселәген таный.[4]

20 августында, Август путчыннан ук, Эстония Югары Шурасы дәүләти бәйсезлеге турында декларциясен кабул итә. 6 сентябрендә ССРБ рәсми рәвештә Эстония бәйсезлеген таный.

Латвияүзгәртү

1989—1990 елларда Латвия ССРда бәйсезлек өчен көрәшүче Латвия Халык фронт позицияләре көчәйгән, ССРБ составында калуны яклаган Интерфронт белән көрәш арткан.

1990 елның 4 маендә ЛССР ЮШ Латвия Республикасының бәйсезлеген торгызу турында декларциясен кабул иткән.[5] 1991 елның 3 мартындагы сораштыруда тавыш бирүчеләрнең 73,7% «бәйсез һәм демократик Латвия» өчен тавыш биргәннәр.

1991 елның 6 сентябрендә Латвия бәйсезлеге ССРБ тарафыннан танылды.

Грузияүзгәртү

1989 елдан башлап, Грузиядә ССРБ составынна чыгу өчен хәрәкәте көчәя, бервакытта грузи-абхаз һәм грузин-осетин низаглары башлап китәләр. 1989 елның 4 апрелендә Тбилисидә гаскәр белән бәрелешләр нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак булган.

1990 елның 28 ноябрендә, сайлаулар нәтиҗәсендә, Гурзия Югары Шурасы оештырыла, аның башында радикаль милләтче Звиад Гамсахурдия торган. 1990 елның 15 ноябрендә ГССР ЮШ Грузин Совет Социалистик Республикасы исемен Грузия Республикасына итеп үзгәртә.

1991 елның 31 мартында Грузин ССРда Грузияненң дәүләти бәйсезлеген торгызу турында референдум үткәрелгән, тавыш бирүчеләрнең 98% бәйсезлек өчен тавыш биргәннәр.[6] 9 апрельдә Гурзия Югары Шурасы дәүләти бәйсезлеген торгызу турында игълан иткән.

Азәрбайҗанүзгәртү

1988 елда Азәрбайҗан халык фронты оештырыла, ул Карабах низагы шартларында көчәйгән азәри милли хәрәкәтенең башында торган. 1989 елның 23 сентябрендә АзССР ЮШ суверенитет турында канунын кабул иткән.[7] 1989 елның 31 декабрендә Нахчыван АССР территориясендә халык фронты активистлары тарафыннан Иран белән дәүләт чиге якынча 700 километр озынлыгында җимерелә.[8] 1990 елның 11 гыйнварында халык фронты активистлары Ленкоран шәһәрендә совет хакимиятне төшерәләр. 19 гыйнварында Нахчыван АССР ЮШ гадәттән тыш сессиясе ССРБ составыннан чыгу һәм бәйсезлек турында декларциясен кабул иткән.[9]

1990 елның 19-20 гыйнварында Халык фронтны юкка чыгару һәм совет хакимияте саклау максаты белән шәһәргә совет гаскәре кертелә.

18 августына АзССР ЮШ Азәрбайҗан Республикасының дәүләти бәйсезлеген торгызу турында декларациясен кабул итә, ә 18 октябрендә дәүләти бәйсезлек турында катны кабул итә.

Молдавияүзгәртү

Украинаүзгәртү

РСФСРүзгәртү

Беларусүзгәртү

СССР республикаларының бәйсезлеген игълан итүүзгәртү

Союз республикаларыүзгәртү

РеспубликаСуверенитет игълан итүБәйсезлек игълан итүСССР составыннан чыгу турында игълан итүДе-юре бәйсезлек
Эстон ССР
1990 елның 8 маеннан:
Эстон Республикасы
16 ноябрь 198820 август 19916 сентябрь 1991[10]
Литва ССР
1990 елның 11 мартыннан:
Литва Республикасы
18 апрель 198911 марта 19906 сентябрь 1991[11]
Латвия ССР
1990 елның 4 маеннан:
Латвия Республикасы
28 июль 198921 август 19916 сентябрь 1991[12]
Азәрбайҗан ССР
1990 елның 16 ноябреннән:
Азәрбайҗан Республикасы
23 сентябрь 198930 август 199126 декабрь 1991[13]
Грузин ССР
1990 елның 15 ноябреннән:
Грузия Республикасы
26 май 19909 апрель 199126 декабрь 1991[13]
РСФСР
1991 елның 25 декабреннән:
Русия Федерациясе
12 июнь 199012 декабрь 199126 декабрь 1991[13]
Үзбәкстан ССР
1991 елның 21 августыннан:
Үзбәкстан Республикасы
20 июнь 199031 август 1991[14]1 сентябрь 1991[15]26 декабрь 1991[13]
Молдаван ССР

1990 елның 5 июненнән:
ССР Молдова
1991 елның 23 маеннан:
Молдова Республикасы

23 июнь 199027 август 199126 декабрь 1991[13]
Украин ССР
1991 елның 24 августыннан:
Украина
16 июль 199024 август 199126 декабрь 1991[13]
Беларус ССР
1991 елның 19 сентябренннән:
Беларусь Республикасы
27 июль 1990[16]25 август 19918 декабрь 199126 декабрь 1991[13]
Төрекмәнстан ССР
1991 елның 27 октябреннән:
Төрекмәнстан
22 август 199027 октябрь 199126 декабрь 1991[13]
Әрмән ССР
1990 елның 23 августыннан:
Әрмән Республикасы
24 август 199021 сентябрь 199123 сентябрь 199126 декабрь 1991[13]
Таҗикстан ССР
1991 елның 9 сетябреннән:
Таҗикстан Республикасы
24 август 19909 сентябрь 199126 декабрь 1991[13]
Казакъ ССР
1991 елның 10 декабреннән:
Казакъстан Республикасы
25 октябрь 199016 декабрь 199126 декабрь 1991[13]
Кыргыз ССР
1991 елның 30 августыннан :
Кыргызстан Республикасы
15 декабрь 199031 август 199126 декабрь 1991[13]

СССРны таркатуүзгәртү

Бәйсез Дәүләтләр Берлеге килешүен имзалау, 1991 елның 9 декабрь көне.

1991 елның 17 март көнендә урын алган Бөтенсоюз референдумында тавыш бирүчеләрнең 77,85 % ССРБны сакларга дип белдерә.

Моңа карамастан, БССР, РСФСР һәм УССР җитәкчелере Станислав Шушкевич, Борис Ельцин һәм Леонид Кравчук имзалаган Беловежье килешүләре нигезендә ССРБның юкка чыгуын, аның урынын Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең барлыкка килүен игълан итә.

1996 елның 15 мартында РФ Дәүләт Думасы ССРБны таркату турысында килешүләрнең хокук бозу булганын игълан итә.

Нәтиҗәләрүзгәртү

  • Русиядә үзгәртеп корулар
  • Милләтара низаглар
  • Рубль зонасының таркалу
  • Бердәм Кораллы Көчләренең таркалуы
  • Бердәм совет ватандашлагыннан баш тарту

Бәяләрүзгәртү

Искәрмәләрүзгәртү

  1. http://www.igpi.ru/info/people/osipov/1172304934.html
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-03-05, retrieved 2014-03-28 
  3. http://novosti.err.ee/index.php?26144262(үле сылтама)
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-08-09, retrieved 2014-03-28 
  5. http://constitutions.ru/archives/2945 ДЕКЛАРАЦИЯ ВЕРХОВНОГО СОВЕТА ЛАТВИЙСКОЙ ССР О ВОССТАНОВЛЕНИИ НЕЗАВИСИМОСТИ ЛАТВИЙСКОЙ РЕСПУБЛИКИ, 4 май 1990 года, archived from the original on 2013-06-30, retrieved 2014-03-28  External link in |title= (help)
  6. http://articles.latimes.com/1991-04-09/news/wr-305_1_zviad-gamsakhurdia?pg=2
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-06-30, retrieved 2014-03-28 
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-04-23, retrieved 2014-03-28 
  9. http://www.vexillographia.ru/azerbaij/nahic.htm
  10. Постановление Государственного Совета СССР от 6 сентября 1991 № 1-ГС «О признании независимости Литовской Республики»
  11. Постановление Государственного Совета СССР от 6 сентября 1991 № 3-ГС «О признании независимости Эстонской Республики»
  12. Постановление Государственного Совета СССР от 6 сентября 1991 № 2-ГС «О признании независимости Латвийской Республики»
  13. 13,00 13,01 13,02 13,03 13,04 13,05 13,06 13,07 13,08 13,09 13,10 13,11 Последняя сессия Верховного Совета СССР
  14. ОБ ОСНОВАХ ГОСУДАРСТВЕННОЙ НЕЗАВИСИМОСТИ РЕСПУБЛИКИ УЗБЕКИСТАН
  15. Всемирный исторический проект — УзССР
  16. 25 август 1991 Декларации о суверенитете Белорусской ССР придан статус конституционного закона.
🔥 Top keywords: Баш битПраһаФутбол буенча Россия җыелмасыАлманияӘрмәнстанXXVIII гасыр (б. э. к.)Модуль:ArgumentsSARS-CoV-2БрноФайл:Карта боевых действий на Востоке Украины.svgМахсус:ЭзләүГрадец-КраловеБенедикт XVIВикипедия:ЯрдәмУкраинаЧехияЛинц24 декабрьОстраваРоссияЙиглаваКукуруз25 гыйнварЛиберецМахсус:Соңгы үзгәртүләрАзәрбайҗанМодуль:Namespace detect/dataКарловы ВарыБилбаоҖәүдәт ХантимеровАбусехоЧеске-БудеёвицеЭлистаВашингтон (башкала)ТөркияСергей Антипов (1949)Усти-над-ЛабемМиннеаполисПлёмёр-ГотьеШвейцарияБеларусияСергей СкрябинПольшаИталияЗлинВирусларВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуИлдус ГабдрахмановЭстонияСент-Мор-де-Турен (коммуна)ИндонезияЛәхстанВикипедия:Контактлар2024 елгы UCI дөнья турыСәләникМилош Земан2 декабрьАльбалат-де-ла-РибераМаҗарстан4 июньӘлегзәндрия (Вирҗиния)27 декабрьРадик ГалиәкбәровEva Elfie24 ноябрьВикипедия:TurındaҖон ӘдамсИл-76Джиро д’Италия 2024АлароМатбугат.руЯпониянең милли парламент китапханәсеВикипедия:ЭчтәлекФриант (Калифорния)ГрецияRRADВикипедия:Авторлык хокукларыПлевнонНАТОРоверето9 октябрьАвстрияНикарагуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГөрҗистанОсерЮма (Аризона)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!Дания ПатшалыгыНидерландларВикипедия:Җәмгыять үзәгеФоксборо (Массачусетс)Тайлер (Техас)КамбоджаИрландияБаварияЦуямаЗагребПортал:Хәзерге вакыйгалар