Операцион система

санакның җиһазы (hardware), програм (software) ресурслары белән идарә итүче һәм кулланучы белән үзара бәйләнешен оештыручы тәэмин ителеш (үзара бәй

Операцион система, кыска ОС (ингл. operating system, OS) — санакның җиһазы (hardware), програм (software) ресурслары белән идарә итүче һәм кулланучы белән үзара бәйләнешен оештыручы тәэмин ителеш (үзара бәйләнешле програмнар җыелмасы). Шуңа күрә яңа ОС-ның барлыкка килүе санакның аппарат өлеш үсеше белән бәйле. Микропроцессорның яңа модельләрен, яңа төр бирелмәләр туплагычларын төзү операцион системаларның үсешенә ярдәм итә.

Операцион система
Сурәт
Кыскача исемOS, OS, ОС, SO, ΛΣ, SO, SO, ОС, ОС, OS, SO, OS, ՕՀ, オーエス, АС, ОС, ОС, SO һәм SE
Әүвәлгесеядро операционной системы[d]
Кайда өйрәнеләкомпьютер белеме
Нинди вики-проектка керәWikiProject Software[d]
Схематик иллюстрациясе
 Операцион система Викиҗыентыкта
Windows 7 операцион системасы

Җиһазга тегелгән микропрограммалардан (рус. прошивка, ингл. firmware, fw) кала, барлык санак программалары башкарылышы өчен операцион система кирәк.

Вакыт-бүленешле операцион системалар системаны эффектив куллану өчен биремнәрне (tasks) тәртипкә (кирәкле җәдвәлгә) сала һәм шулай ук процессор вакыты, хәтер җайланмасы, басак (printing) һәм башка ресурсларны бүлеп бирү өчен махсус хисап программасын (accounting software) үз эченә алырга мөмкин.

ОС кулланучы белән үзара бәйләнешен оештыра, төрле җайланмаларның эше белән идарә итә.

Операцион системаларның төрләреүзгәртү

Операцион системалар хисап аппаратына, лицензиясенә һәм башкарылачак максатына арасыннан күп төрләргә бүленә. Төрләр исә үз чиратында тармакларга бүленә.

Санакларда киләсе ике операцион система төрләре киң таралган: Microsoft Windows, Unix һәм Unix системасына хас (шул исәптән Macintosh) операцион системалары.

Тарихыүзгәртү

XX гасырның 70-нче елларында барлыкка килгән беренче сигез разрядлы ПК-лар СР/М операцион системасын куллана (эшләүчесе — Digital Research ширкәте). IBM фирмасының (1981) беренче персональ санагы 16 разрядлы микропроцессор белән җиһаз-ландырыла. Аның өчен MS-DOS 1.0 (Microsoft ширкәте) операцион системасы төзелә.

MS-DOSHUH үсешенә ПК-да каты дискларның барлыкка килүе һәм аларның мәгълүмат сыйдырышлыкларының зураюы йогынты ясый. Әгәр MS-DOS 2.0 (1983) каты дискның 10 Мбайтка кадәр күләмдәге эшен тотып торса, MS-DOS 3.2 (1985) версиясе каты дискта 32 Мбайт күләмдәге логик бүлекләрне (логик дискларны) төзергә мөмкинлек бирә. MS-DOS 2.0 юрамасын башлап, кулланучылар агачсыман структурада оештырылган файллар белән идарә итү мөмкинлегенә ирешәләр.

1985 елда Intel фирмасы 32 разрядлы яңа 80386 микропроцессор иҗат итә, һәм бер елдан соң әлеге процессор нигезендә яңа санак барлыкка килә. MS-DOSHbm, командалы интерфейсы белән чагыштырганда дустанә файдалану интерфейсы булган көчле операцион система эшләү ихтыяҗы туа.

MS-DOSHbm экраны

1985 елның ноябрендә Microsoft фирмасы Windows 1.0 операцион тышчасын чыгаруы турында белдерә. MS-DOSTaH башка эшли алмау сәбәпле, 80-нче елларда Windows операцион системага әверелми.

1990 елда Intel 80386 микропроцессоры ярдәм итүче Windows 3.0 барлыкка килә. Әлеге версиядә санакның эчке хәтере нәтиҗәлерәк файдаланыла һәм компьютерда бер үк вакыт эчендә берничә программаны башкару мөмкинлеге гамәлгә ашырыла. 1995 елда бик яхшы сыйфатлы Windows 95 операцион системасы иҗат ителә.Әлеге ОС, MS-DOSKa караганда, нинди өстенлекләргә ия соң?

  • Беренчедән, барлык кушымталар өчен дә стандарт график интерфейстан файдалану мөмкинлеге туа. Кулланучы монитор экранында күренгән график объектлар белән эшли. WindowsHbin һәр объектына үз график сурәте туры килә. Кулланучы, Windows өчен эшләнгән бер генә программа продуктын гына үзләштергән булса да, теләсә кайсы башка Windows-кушымтаның интерфейсын җиңел үзләштерә
  • Икенчедән, бер үк вакытта берничә программа башкару мөмкинлеге барлыкка килә. Процессорный вакыты әлеге программалар буенча бүленеп бирелә һәм аларның параллель рәвештә башкарылу тәэсире барлыкка килә.
  • Өченчедән, бер үк вакытта текст, графика, табыннан һәм башкалардан торган документ төзү мөмкинлеге бар. Бу кушымталар арасында бирелмәләр алмашу ярдәмендә мөмкин була.

Хәзерге көндә Microsoft Windows операцион системалары гаиләсе яши дип әйтсәк тә була. 1998 елда Windows 95-нең дәвамчысы булган Windows 98 юрамасы барлыкка килә. Бу операцион система мультимедианың иң яңа стандартларына һәм чараларынa — санлы видеога (DVD — Digital Versatile Disk) һәм санлы TV-га ярдәм итә, Интернетка керү шактый дәрәҗәдә гадиләштерелде. Internetran яңалыкларны яисә башка мәгълүматларны Эш өстәленә куелган актив каналлар буенча алу мөмкинлеге туды. 2000 елда Windows 2000 операцион системалар гаиләлеге уйлап табыла. ОС (Windows 2000 Professional) нигезе өстәл санаклары һәм мобиль санаклар өчен билгеләнгән, ул ике процессорный эшенә ярдәм итә.

Линус Торвальдс

Мәгълүмат технологияләре кеше тормышының бөтен өлкәләрендә: фәндә, җитештерүдә, мәгариф өлкәсендә, бизнеста һ. б. да киңрәк кулланыла бара. Мәгълүматлар күләме күбәю белән, аларны эшкәртү һәм саклау ихтыяҗы да арта. Күп процессорлы исәпләү комплекслары, санак челтәрләре булдырыла.

Санак челтәрләре барлыкка килү белән, челтәрле операцион системаларга ихтыяҗ туа. Мондый системага мисал булып беренче версиясе инде 1993 елда ук эшләнгән Windows NT системасы тора. Windows 2000 гаиләлеге составына дүрт процессорның эшенә ярдәм күрсәтүче күпмаксатлы Windows 2000 Server челтәрле операцион система керә. Windows ХР Professional (2001) шулай ук күп процессорлы системага ярдәм итә.

Unix системасының үсеше

Соңгы вакытта Microsoft Windows белән Linux операцион системасы ярыша. Linux-ның иң зур өстенлеге — төрле конструкциядәге (кесә компьютерларын да кертеп) компьютерларда эшләү мөмкинлеге. Аның тарихы 1991 елда башланам/Һелсинки университеты студенты Линус Торвальдс Intel 80386 процессоры өчен Unix операцион системасының коды нигезендә эшләнгән Minix системасының беренче версиясен чыгара. Вакытлар үтү белән бу система тулаем күчереп языла. Linux җитәкчелегендә бер үк вакытта берничә программа кертергә мөмкин, һәм алар барысы да процессор ресурсларыннан бергәләп файдаланалар. Компьютер күп процессорлы система булганда, системаның нәтиҗәлелеге бик күпкә арта.

Linux-ның үсеше уннарча мең программачыларның хезмәтенә бәйле. Linux — Internet аша башкарылган идеяләр алмашы, коллектив эш ул. Әлеге операцион системага үзгәртүләр кертергә дә мөмкин. Бу системаны кулланучылар бер үк вакытта шул ук системаны эшкәртүчеләр дә була алалар. Программа белән тәэмин ителешкә мондый якын килү open-source дигән исем алды. Linux-ны яклаучылар, ирешелгән уңышны ныгыту өчен, әлеге операцион системага ярдәм итүче гамәли программа белән тәэмин ителешне җитештерүчеләрнең күбрәк булуы кирәк дип саныйлар.

Операцион системаларның үрнәкләреүзгәртү

Unix һәм Unix-охшаш операцион системаларүзгәртү

Төп мәкалә: Unix

Unix – операцион системалар группасы.

BSD һәм анан чыгарылмаларүзгәртү

Төп мәкалә: BSD

BSD — программ тәэминатен чыгыш кодлар буенча тарату системасы. Ул уку-укыту оешмалары арасында тәҗрибә белән алмашу өчен ясалган. Бу программ тәэминате пакетларының үзенчәлеге — махсус BSD лицензия, аңа менә болай кыскача сыйфатлама бирергә була: бөтен чыгыш код — BSD-ның милеке, бөтен төзәтүләр — шушы төзәтүләрнең авторларының милеке.

Linuxүзгәртү

Төп мәкалә: Linux

Linux — Unix операцион системалар гаиләсенә керә торган һәм нигезендә Linux төше (Linux kernel) булган операцион система. Хәзерге вакытта Linux ачык кодлы (open source) программаларның иң күренекле мисалларыннан берсе булып санала; барлык язылган код һәрбер кеше тарафыннан үзгәртелергә, кулланылырга һәм таратылырга мөмкин.

Microsoft Windowsүзгәртү

Төп мәкалә: Microsoft Windows

Windows — Microsoft ширкәте тарафынннан ясалучы, җитештерелүче һәм сатылучы график операцион системалар метагаиләсе. Үз эченә берничә, һәрберсе санак индустрисенең билгеле бер секторын канәгатьләндерүче, операцион системалар гаиләсен ала.

Сылтамаларүзгәртү

🔥 Top keywords: Баш битПраһаФутбол буенча Россия җыелмасыАлманияӘрмәнстанXXVIII гасыр (б. э. к.)Модуль:ArgumentsSARS-CoV-2БрноФайл:Карта боевых действий на Востоке Украины.svgМахсус:ЭзләүГрадец-КраловеБенедикт XVIВикипедия:ЯрдәмУкраинаЧехияЛинц24 декабрьОстраваРоссияЙиглаваКукуруз25 гыйнварЛиберецМахсус:Соңгы үзгәртүләрАзәрбайҗанМодуль:Namespace detect/dataКарловы ВарыБилбаоҖәүдәт ХантимеровАбусехоЧеске-БудеёвицеЭлистаВашингтон (башкала)ТөркияСергей Антипов (1949)Усти-над-ЛабемМиннеаполисПлёмёр-ГотьеШвейцарияБеларусияСергей СкрябинПольшаИталияЗлинВирусларВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуИлдус ГабдрахмановЭстонияСент-Мор-де-Турен (коммуна)ИндонезияЛәхстанВикипедия:Контактлар2024 елгы UCI дөнья турыСәләникМилош Земан2 декабрьАльбалат-де-ла-РибераМаҗарстан4 июньӘлегзәндрия (Вирҗиния)27 декабрьРадик ГалиәкбәровEva Elfie24 ноябрьВикипедия:TurındaҖон ӘдамсИл-76Джиро д’Италия 2024АлароМатбугат.руЯпониянең милли парламент китапханәсеВикипедия:ЭчтәлекФриант (Калифорния)ГрецияRRADВикипедия:Авторлык хокукларыПлевнонНАТОРоверето9 октябрьАвстрияНикарагуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГөрҗистанОсерЮма (Аризона)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!Дания ПатшалыгыНидерландларВикипедия:Җәмгыять үзәгеФоксборо (Массачусетс)Тайлер (Техас)КамбоджаИрландияБаварияЦуямаЗагребПортал:Хәзерге вакыйгалар