Иске Маты мәчете

ислам гыйбадәтханәсе (Иске Маты, Бакалы районы, Башкортстан, Россия)


Иске Маты мәчете (баш. Иҫке Маты мәсете) – Башкортстанның Бакалы районы Иске Маты авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы «Иске Маты авылы мөселманнарының дини төркеме» карамагында[1].

Мәчет
Иске Маты мәчете
баш. Иҫке Маты мәсете
ИлРоссия
Авыл452673,
Башкортстан,
Бакалы районы,
Иске Маты, Җиңү ур., 4
Координатлары55°14'3"N, 53°56'35"E
ДинИслам
МәхәлләҮДН 
Кайсы дини агымга карыйсөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төреманарасы түбәдә урнашкан мәчет
Төп даталар:
2016 ел – ачылу
Халәтегамәлдә

Тарихүзгәртү

Тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримов[2] билгеләп үткәнчә, 1829 елда хәзерге Бакалы районы территориясенә кергән татар авылларының һәрберсендә берәр мәчет гамәлдә булган[3].

Архив документлары буенча, XVIII гасырда казаклар (яңа чукынган, татардан чыккан типтәрләр) нигез салган Иске Маты авылында 1801 елда агач мәчет булган[4][5].

1870 елгы мәгълүматлар буенча, Иске Матыда чуашлар күпчелекне тәшкил иткән, авылда агачтан салынган чиркәү эшләгән (1914 елда Спас чиркәве рухание Василий Андреевич Андреев булуы мәгълүм). 2019 елда иске чиркәү бинасы (авыл китапханәсе урнашкан булган) урынында кызыл кирпечтән яңа чиркәү салынган[6]. Шулай ук Иске Матыда чишмә буенда часовня корылган.

2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда яшәүче төп милләт – татарлар[7].

2008 елда Иске Маты авыл җирлегенә бетерелгән Яңа Маты авыл җирлегенә кергән, керәшен татарлары яшәүче Яңа Маты, Ворсинка, Красная Горка, татарлар һәм башкортлар яшәүче Мулланур, руслар яшәүче Петровка авыллары кушылган.

Иске Маты авылында өр-яңа мәчет бинасы 2016 елда сафка баскан. 2020 елда Бакалы районында 18 мәчет гамәлдә булган.[8]

Мәчетнең имам-хатибыОлег Владиславович Юдин (ислам кабул иткән керәшен татары)[8][1].

Тасвирламаүзгәртү

Мәчет бинасы Иске Маты авылының үзәгендә, Җиңү урамында, авыл хакимияте бинасы белән Спас чиркәвенең яңа бинасы арасында урнашкан. Мәчет бинасы гади итеп, аксыл кирпечтән өелгән, түбәсе һәм манарасы ак һәм яшел төстәге сайдинг калайлар кулланып төзелгән. Манарасында дүрт якка каратып, тавыш көчәйткечләр урнаштырылган.

Искәрмәләрүзгәртү

  1. 1,0 1,1 Бакалинский район. Мусульманские религиозные организации. Религии Башкортостана
  2. Эльвира Шайхразеева. Книгу о родной деревне выпустил выходец из села Катаево писатель Тагир Каримов. Бакалинские зори, 5.06.2017
  3. РГАДА, ф.350, оп.1, д.929, листы 161, 162
  4. История села Старые Маты. Староматинский сельсовет Бакалинский район(рус.)
  5. История села Старые Маты. Клара Никитина ВКонтакте
  6. Храм "Спаса Нерукотворного Образа" с. Старые Маты. ВКонтакте
  7. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  8. 8,0 8,1 Бакалинский - Этноконфессиональные карты районов Башкортостана. acer120 — ЖЖ, 18.10.2020

Әдәбиятүзгәртү

  • Старые Маты. // Бакалинская земля: история и люди. — Уфа: ГУП РБ УПК, 2010. — 320 с.: ил. С.251. ISBN 978-5-85051-512-6(рус.)

Сылтамаларүзгәртү

🔥 Top keywords: Баш битПраһаФутбол буенча Россия җыелмасыАлманияӘрмәнстанXXVIII гасыр (б. э. к.)Модуль:ArgumentsSARS-CoV-2БрноФайл:Карта боевых действий на Востоке Украины.svgМахсус:ЭзләүГрадец-КраловеБенедикт XVIВикипедия:ЯрдәмУкраинаЧехияЛинц24 декабрьОстраваРоссияЙиглаваКукуруз25 гыйнварЛиберецМахсус:Соңгы үзгәртүләрАзәрбайҗанМодуль:Namespace detect/dataКарловы ВарыБилбаоҖәүдәт ХантимеровАбусехоЧеске-БудеёвицеЭлистаВашингтон (башкала)ТөркияСергей Антипов (1949)Усти-над-ЛабемМиннеаполисПлёмёр-ГотьеШвейцарияБеларусияСергей СкрябинПольшаИталияЗлинВирусларВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуИлдус ГабдрахмановЭстонияСент-Мор-де-Турен (коммуна)ИндонезияЛәхстанВикипедия:Контактлар2024 елгы UCI дөнья турыСәләникМилош Земан2 декабрьАльбалат-де-ла-РибераМаҗарстан4 июньӘлегзәндрия (Вирҗиния)27 декабрьРадик ГалиәкбәровEva Elfie24 ноябрьВикипедия:TurındaҖон ӘдамсИл-76Джиро д’Италия 2024АлароМатбугат.руЯпониянең милли парламент китапханәсеВикипедия:ЭчтәлекФриант (Калифорния)ГрецияRRADВикипедия:Авторлык хокукларыПлевнонНАТОРоверето9 октябрьАвстрияНикарагуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГөрҗистанОсерЮма (Аризона)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!Дания ПатшалыгыНидерландларВикипедия:Җәмгыять үзәгеФоксборо (Массачусетс)Тайлер (Техас)КамбоджаИрландияБаварияЦуямаЗагребПортал:Хәзерге вакыйгалар