Иосиф Сталин
Сәвитләр Берлеге Каһарманы
Иосиф Виссарион улы Сталин (гөрҗ. იოსებ ბესარიონის ძე ჯუღაშვილი, транслитерация Иосеб Бесарионос дзе Җуғашвили, тат.лат. İoseb Besarionos dze Cuğaşwili) (9 (21) декабрь 1878 — 5 март 1953) — совет сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1924(1929) — 1953 елларда ССРБ җитәкчесе, совет диктаторы.
Иосиф Виссарионович Сталин гөрҗ. იოსებ ბესარიონის ძე ჯუღაშვილი | |
---|---|
Туган телдә исем | Иосиф Виссарионович Джугашвили |
Туган | 6 (18) декабрь 1878 ел, рәсми юрама буенча 9 (21) декабрь 1878 ел Гори, Тифлис губерниясе, Россия империясе |
Үлгән | 5 март 1953 ел Кунцево, Мәскәү өлкәсе, РСФСР |
Үлем сәбәбе | мигә кан йөгерү[d] |
Күмү урыны | Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d] |
Яшәгән урын | Нарым[d] Туруханск[d] Сольвычегодск Яңа Уда[d] Санкт-Петербург Бакы Мәскәү |
Милләт | грузин |
Ватандашлыгы | Россия империясе[1][2] РСФСР[d] СССР[3][4] |
Әлма-матер | Тбилиси рухани семнариясе[d] һәм Гори рухани семинариясе[d] |
Һөнәре | сәясәтче |
Эш бирүче | «Правда» газетасы, Брдзола[d], Тбилиси физик күзәтүханәсе[d] һәм дәүләт хакимияте органы[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, Месаме-даси[d], Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе һәм Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d] |
Җефет | Екатерина Сванидзе (1904—1907) Надежда Аллилуева (1919—1932) |
Өйдәш | Лидия Платоновна Перепрыгина[d][5] |
Балалар | уллары: Яков һәм Василий кызы: Светлана тәрбиягә алынган улы: Артём Сергеев |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Иосиф Давричашвили[d], Михаил Джугашвили[d] һәм Георгий Джугашвили[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Русия ватандашлар сугышы, Мәскәү өчен сугыш, Беренче бөтендөнья сугышы, Икенче бөтендөнья сугышы, совет-поляк сугышы[d], Алман-совет сугышы һәм Бесарабия һәм Төньяк Буковинаны ССҖБ тарафыннан аннекслау[d] |
Бүләк һәм премияләре | |
Хәрби дәрәҗә | ССРБ маршалы[d][6] һәм ССРБ генералиссимусы[d][6] |
[[commons:Category:Joseph Stalin|Иосиф Виссарионович Сталин |
Тәрҗемәи хәлүзгәртү
И.В. Сталин (Джугашвили) 1879 елның 21 декабрендә Тифлис губернасының Гори шәһәрчегендә итекче гаиләсендә туган, 1894 елны Гори руханилар мәктәбен тәмамлап, Тифлисның православ руханилар семинариясенә кергән һәм, марксизмны пропагандалавы аркасында, 1899 елны аннан чыгарылган. 1902—1913 елларда алты тапкыр кулга алына, сөргенгә сөрелә; дүрт тапкыр сөргеннән качып китә. 1903 елда бәлшәвикләр фиркасенә керә. 1917 елның мартында Турухан сөргененнән Петроградка барып кайта. Бөек Октябрь инкыйлабында актив катнашмаган, ләкин баш күтәрү карары яклаган.
Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң Милләтләр эшләренең комиссары булып җитәкләгән. Мулланур Вахитов Мөселман эшләре комиссары булып җитәкләгән, Сталин җитәкчелегендә эшләгән.
Россия ватандашлар сугышы вакытында Сталин Сарысу (Царицын) шәһәре саклавында катнашкан.
Эшчәнлекүзгәртү
1922 елның 3 апрелендә Иосиф Сталин ЦК РКП(б) генераль сәркатибе итеп сайлана.
И. Сталин дөнья тарихында бик каршылыклы шәхес. Аның хәкимлегендә Яңа Икътисадый Сәясәте бетерелгән, күп хезмәтчел авыл кешеләре бастырылган һәм үтерелгән, ГУЛАГ системасы булдырылган, 1932-1933 ачлыгы, диктаторлык режимын урнаштырылган, 1937 елда зур бастыру сәясәте үткәрелгән, сугыш алдында сәләтле хәрби башлыклары үтерелгән, төрле милләтләрнең изүе булган, күп милләтләр сөргенгә җибәрелгән (кырымтатарлар, чичәннәр, ингушлар, карачайлар, балкарлар һ.б.).
Моннан тыш Сталин җитәкчелегендә зур сәнәгать нигезләнгән, атом бомбасы ясалган, Совет Дәүләтенең чикләре киңәйтелгән, Бөек Ватан сугышында (күп югалтулар белән) һәм Икенче бөтендөнья сугышында җиңү, фән үсеше (генетикадан тыш) да булган.
Сталин хәкимлегендә гаделсез милли җөмһүриятнең чикләре булдырылган, күп милләтләр (Кырым татарлары, вайнахлар, карачайлар, Идел алманнары һ.б.) бастырылган һәм сөргенгә җибәрелгән. Сталин хәкимлегендә күп гаепсез кешеләре бастырылган һәм үтерелгән булган.
Галереяүзгәртү
- Сталин, Рузвельт һәм Черчиль Тәһрән сөйләшүләрендә
- ГУЛАГ әсирләре
Шулай ук карагызүзгәртү
- Сталин репрессияләре (Зур террор)
- Сталинград сугышы
- Катынь җинаяте
- Рус халкы өчен!
Тышкы сылтамаларүзгәртү
- «Сталин — красный тиран» (Staline le Tyran rouge) — д/ф, Франция, 2007
- «Товарищ Сталин.» Сериал 2011 года
- Кыскача биография
- Солженицын А. И.. «Архипелаг ГУЛАГ»
- Солоневич И. Л. Россия в концлагере
- Гинзбург Е. Крутой маршрут 2019 елның 18 декабрь көнендә архивланган.
- В. Т. Шаламов «Колымские рассказы» 2012 елның 4 октябрь көнендә архивланган.
- Поживши в ГУЛАГе. Сборник воспоминаний. М.: Русский путь, 2001. ISBN 5-85887-024-4
- Шишкин В.И. Кольцовская трагедия: из истории репрессий и реабилитации эстонского населения Сибири (1937–1959 гг.) // Власть и общество в Сибири в XX веке. Сборник научных статей. Вып. 3 / Науч. ред. В. И. Шишкин. Новосибирск: Параллель, 2012. С. 163–191.
- СТАЛИНСКИЕ ДЕПОРТАЦИИ. 1928—1953, М.: Материк, 2005, серия «Россия. ХХ век. Документы» Международного фонда «Демократия»
Чыганакларүзгәртү
- Атаклы кешеләр тормышыннан. Кем? проф. А. Портнов 2015 елның 14 май көнендә архивланган.
Искәрмәләрүзгәртү
- ↑ http://www.infoplease.com/encyclopedia/science/agrarian-reform-history.html
- ↑ http://www.nytimes.com/2005/12/13/books/13kaku.html
- ↑ http://www.independent.co.uk/arts-entertainment/films/soviet-film-classics-find-new-life-on-youtube-2277645.html
- ↑ Hingley R. F. Encyclopædia Britannica — Encyclopædia Britannica, Inc., 1768.
- ↑ https://siberiantimes.com/other/others/news/n0635-siberian-pensioner-is-grandson-of-josef-stalin-dna-test-reveals/
- ↑ 6,0 6,1 Сталин Иосиф Виссарионович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.