Зиннәтулла Гыйззәтуллин

сугыш ветераны, мәктәп директоры, музей директоры

Зиннәтулла Гыйззәтуллин, Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин (1924 елның 7 ноябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Спас кантоны, Апак2022 елның 30 апреле, РФ, Татарстан, Спас районы, Иске Рәҗәп) ― Бөек Ватан сугышы ветераны, запастагы капитан, Татарстанның атказанган укытучысы (2002), РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1970), мәктәптә 60 ел тарих укытучысы, завуч, директор булып эшләгән педагог, мәктәп музее директоры, 1965 елдан Иске Рәҗәп авылы ветераннар советы рәисе. [1][2].

Зиннәтулла Гыйззәтуллин
Туган телдә исем Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин
Туган 7 ноябрь 1924(1924-11-07)
СССР, РСФСР, ТАССР, Спас кантоны, Апак
Үлгән 30 апрель 2022(2022-04-30) (97 яшь)
РФ, ТР, Спас районы, Иске Рәҗәп
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Татарстанның атказанган укытучысы

Тәрҗемәи хәлеүзгәртү

1924 елның 7 ноябрендә Татарстан АССР Спас кантоны (хәзерге Әлки районы) Апак авылында туган. Бик иртә ятим калган: башта әтисе, биш яшендә әнисе вафат булган. Бер ел бабасында, өч ай балалар йортларында (Казан, Чистай, Алексеевск) яшәгән. Юеш Көрнәле авылында беренче һәм икенче сыйныфларны, туган авылында 3нче сыйныфны тәмамлаган. Ятимнәрне тәрбиягә туганнарына (хәтта еракларына да) бирергә мәҗбүр итүче Хөкүмәт карары чыккач, 1935 елдан унөч яшьлек Зиннәтулланы Иске Рәҗәптә яшәүче әнисенең өлкән апасы Мәрьям апасы үз янына алган. 7 классны тәмамлагач, өлкән классларда укуын дәвам итү белән бергә мәктәптә китапханәче һәм өлкән пионервожатый булып та эшләгән[3].

Бөек Ватан сугышындаүзгәртү

Хәрби хезмәттәге фотосурәте
Иске Рәҗәп урта мәктәбе бинасы. 2005 елда төзелгән. З. Г. Гыйззәтуллин 1965 елда нигез салган музей да шунда урнашкан

1943 елның 13 ноябрендә ТАССР Кузнечиха район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына [4]. 1944 елның ноябренә кадәр 156нчы запастагы укчылар полкында укчы булып хезмәт итә. 1944 елның 17 ноябреннән 1946 елның 25 апреленә кадәр – Ерак Көнчыгыш фронтының 19нчы бригадасы 252нче аерым пулемет-артиллерия батальонының орудие номеры. Ерак Көнчыгыш фронтының кече командирлар мәктәбенә җибәрелә, аны 1946 елның 30 сентябрендә орудие командиры булып тәмамлый. 19нчы бригаданың 252нче аерым пулемет батальонында хәрби хезмәтен орудие командиры, 1947 елның 8 гыйнварыннан батарея старшинасы булып дәвам итә. 1949 елның 28 ноябреннән 1951 елның 12 июленә кадәр Ерак Көнчыгыш округы 25нче армия 31455нче хәрби частеның беренчел комсомол оешмасы секретаре вазыйфасында хезмәт итә. Сигез ел хәрби хезмәттә була. Капитан дәрәҗәсендә 1951 елда запаска чыга[5].

Сугыштан соңүзгәртү

Казан педагогика институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Иске Баран (1958 елдан Иске Рәҗәп) мәктәбе директоры чакыруы буенча, авылга кайта һәм 1951―1958 елларда Иске Баран (Иске Рәҗәп) мәктәбендә хәрби хәзерлек нигезләре һәм тарих укыта. Читтән торып укып, Сембер дәүләт педагогика институтында югары белем ала (1958) [6].

1958―1960 елларда Әлки районы Чиябаш авылында укыта, җидееллык мәктәп директоры була. Аннары гомер буе Иске Рәҗәп мәктәбендә: 1960―1964 елларда директор, 1964―1995 елларда завуч, 1995―2001 елларда тарих укытучысы булып эшләгән. Җәмәгать башлангычында Иске Рәҗәп мәктәбендә үзенең инициативасы белән 1965 елда ачылган Тарих-туган якны өйрәнү музее җитәкчесе булып эшләгән.

Зиннәтулла Гыйззәтуллин районның иҗтимагый тормышында теләп катнаша. Иске Рәҗәп авыл Советының 1960―2011 еллардагы алыштыргысыз депутаты булып торган. 2020 елның 13 сентябрендә яңадан авыл җирлеге депутаты итеп сайланган, Россия Федерациясендә иң өлкән яшьтәге (97) депутат була[7].

Олы мирас ― Иске Рәҗәп мәктәбендә урнашкан һәм федераль музей статусын йөртә торган уникаль музей калдырган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреүзгәртү

Искәрмәләрүзгәртү

Сылтамаларүзгәртү

Моны да карагызүзгәртү

🔥 Top keywords: Баш битПраһаФутбол буенча Россия җыелмасыАлманияӘрмәнстанXXVIII гасыр (б. э. к.)Модуль:ArgumentsSARS-CoV-2БрноФайл:Карта боевых действий на Востоке Украины.svgМахсус:ЭзләүГрадец-КраловеБенедикт XVIВикипедия:ЯрдәмУкраинаЧехияЛинц24 декабрьОстраваРоссияЙиглаваКукуруз25 гыйнварЛиберецМахсус:Соңгы үзгәртүләрАзәрбайҗанМодуль:Namespace detect/dataКарловы ВарыБилбаоҖәүдәт ХантимеровАбусехоЧеске-БудеёвицеЭлистаВашингтон (башкала)ТөркияСергей Антипов (1949)Усти-над-ЛабемМиннеаполисПлёмёр-ГотьеШвейцарияБеларусияСергей СкрябинПольшаИталияЗлинВирусларВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуИлдус ГабдрахмановЭстонияСент-Мор-де-Турен (коммуна)ИндонезияЛәхстанВикипедия:Контактлар2024 елгы UCI дөнья турыСәләникМилош Земан2 декабрьАльбалат-де-ла-РибераМаҗарстан4 июньӘлегзәндрия (Вирҗиния)27 декабрьРадик ГалиәкбәровEva Elfie24 ноябрьВикипедия:TurındaҖон ӘдамсИл-76Джиро д’Италия 2024АлароМатбугат.руЯпониянең милли парламент китапханәсеВикипедия:ЭчтәлекФриант (Калифорния)ГрецияRRADВикипедия:Авторлык хокукларыПлевнонНАТОРоверето9 октябрьАвстрияНикарагуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГөрҗистанОсерЮма (Аризона)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!Дания ПатшалыгыНидерландларВикипедия:Җәмгыять үзәгеФоксборо (Массачусетс)Тайлер (Техас)КамбоджаИрландияБаварияЦуямаЗагребПортал:Хәзерге вакыйгалар