Василь Быков

Василь (Василий) Владимирович Быков (белар. Васіль Уладзіміравіч Быкаў; 19 июнь 192422 июнь 2003совет һәм белорус язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Белоруссиянең халык язучысы (1980), Социалистик Хезмәт Герое (1984), Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты (1986).

белар. Васіль Быкаў
Сурәт
Имза
Җенесир-ат[1][2]
Ватандашлык СССР
 Белоруссия[3]
Хезмәт итүеСССР
Патроним или матроним для человекаВладимирович[d]
Туу датасы19 июнь 1924(1924-06-19)[4][2][5][…] яки 19 август 1924(1924-08-19)[6]
Туу урыныБычки, Кубличская волость[d], Лепельский уезд[d], Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР[7]
Үлем датасы22 июнь 2003(2003-06-22)[2][6][8]
Үлем урыныБаравляны (Минский районы), Боровлянский сельсовет[d], Минск районы[d], Минск өлкәсе, Белоруссия
Җирләнгән урыныКөнчыгыш зират[d]
Туган телбеларус теле
Язма әсәрләр телебеларус теле һәм рус теле
Һөнәр төреязучы, сценаричы, журналист, сәясәтче
Эшчәнлек өлкәсебеллетристика[d][9]
Башкарган вазыйфачлен Совета Республики Национального собрания Белоруссии[d], депутат Верховного Совета БССР 11-го созыва[d], list of members of the Supreme Soviet of the Byelorussian SSR (1975–1979)[d] һәм list of members of the Supreme Soviet of the Byelorussian SSR (1980–1985)[d]
Әлма-матерВитебское художественное училище[d]
Активлык чорнының башы1940
Активлык чоры тәмамлануы2003
Хәрби дәрәҗәөлкән лейтенант
СугышАлман-совет сугышы
ӘгъзалыкСССР язучылар берлеге һәм Белорусский союз дизайнеров[d]
Жанрповесть[d], хикәя[d], публицистика[d] һәм эссе[d]
Бүләкләр
ССҖБ дәүләт премиясе Ленин ордены «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» мидәле Социалистик Хезмәт Каһарманы Кызыл Йолдыз ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Халыклар Дуслыгы ордены «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгы» юбилей медале Ленин мөкәфәте медаль Франциска Скорины юбилейная медаль «Двадцать лет Победы в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.» «1941–1945 еллардагы Ватан сугышында җиңүнең 30 еллыгы» юбәләй мидәле «1941–1945 еллардагы Ватан сугышында җиңүнең 40 еллыгы» юбилей медале

Государственная премия Белорусской ССР имени Якуба Коласа[d]

Сугышчан хезмәтләре өчен медале народный писатель Беларуси Ватан сугышы ордены
 Василь Быков Викиҗыентыкта

Күпчелек әсәрләре — повестьлар, алар гамәлдә Бөек Ватан сугышы һәм аларда кеше тормышының иң драматик, четерекле, авыр елларында әхлак проблемаларын хәл итү турында язылган.

Биографиясеүзгәртү

Быков Василь Владимирович 1924 елның 19 июнендә Белорус ССР ы, Витебск өлкәсе[10][11] Уша районы Бычки авылында крестьян гаиләсендә туган.

Кече чагыннан ук сурәт төшерергә яраткан. Кулич авылындагы мәктәпнең 8 классын тәмамлагач, Витебск сәнгать училищесының сын бүлегендә укый (19391940), тик, студентларга стипендия бирү тыелгач, ФЗО мәктәбендә укый (1941 елның маена чаклы). 1941 елның июнендә 10 сыйныф өчен имтиханнарны экстерн юл белән тапшыра.

Сугыш башланганда ул Украинада була, ары оборона эшләрендә катнаша. Белгородтан чигенгән чакта үз колоннасыннан артта кала һәм кулга алына. Быковны, немец шпионы дип исәпләп, чак атып үтермиләр[12]. Инженер батальоны составында Бөек Ватан сугышында катнаша. 19411942 еллар кышында Салтыковка станциясендә һәм Сарытау өлкәсенең Аткарск шәһәрендә яши, тимер юл мәктәбендә укый.

1942 елның җәендә Саратов пехота училищесын тамамлый. 1943 елның көзендә аңа кече лейтенант хәрби званиесе бирелә. Кривой Рог, Александрия, Знаменка өчен барган сугышларда катнаша. Кировоград операциясе вакытында аягы һәм корсагы яралана (аны ялгыш үлгәннәр исәбенә язып куйганнар). Үзе белән сугышта булган хәлләргә нигезләнеп, соңрак «Мертвым не больно» дигән повесен яза. 1944 елның башында өч ай госпитальдә дәвалана. Терелеп чыккач, олы лейтенант дәрәҗәсендә Ясск-Кишинев операциясендә, Румынияне, Болгар, Венгрия, Югославия, Австрияне немецләрдән азат итүдә катнаша. Сугыш турында «Долгая дорога домой» (2003) дип атаган истәлекләрендә яза.

Демобилизациядән соң Гродно (1947 елдан алып) шәһәрендә яшәй. 1947 елда язган әсәрләрен бастыра башлый. Башта төрле остаханәләрдә, аннары «Гродненская правда» өлкә газетасында эшли (1949 елга кадәр). 19491955 елларда яңадан Совет армиясе сафларында хезмәт итеп, 1955 елда майор дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. 1955-1972 елларда яңадан «Гродненская правда» газетасында эшли. 1959 елдан ССРБ язучылар Берлеге әгъзасы. 1972-1978 елларда — БССР язучылар Берлегенең Гродно кала язучылар бүлеге сәркәтибе. Быковның исеме 1973 елның 31 авгусында «Правда» гәзитенә Солженицын һәм Сахаровты яклап язучы бер төркөм совет язучылары исемлеге арасында телгә алына. Быков бу хатны язучылар арасында булмаганын дәлилли.

1978 елда Минскига күчеп килә. 1978-1989 елларда БССР-ның Югары Советына депутат итеп сайлана.

1988 елда Белоруссия халык фронты партиясен оештыручыларның берсе була. 1989 елда ССРБ халык депутатларының съездына депутат итеп сайлана, Төбәк-ара депутатлары төркеменә керә. Белоруссиянең ПЕН-үзәгендә рәис була. 1990-1993 елларда — бөтендөнья белоруслары «Бацькаўшчына» Берләшмәсенең президенты (баш. Тыуған ил). 1993 елның октябрендә «Кырык икенең» ачык хатына үзенең имзасын куя. 1994 елның Президент сайлауларында Зенон Позднякның ышанычлы кешесе була.[13]

24 март, 1996 ел. Беларусь белән Россиянең интеграцион ярашулары алдынан митинг оештыру комитетының башында тора. Бу митинг «Минский язының бер өлеше иде. Белорус Халык Фронты митингның оештыручы фиркасе була[14].

1997 елның азагында чит илдә сәяси эмиграциядә яши, башта -Финляндиядагы Хельсинки кырыйларында, ары Германияда, аннары Чехияда. Туган иленә үлер алдынан гына әйләнеп кайта. Күп тапкырлар Александр Лукашенконың сәясәтен тәнкитләп чыга. Ул Белоруссия Россия белән түгел, ә Аурупа белән союздаш булырга тиеш дип исәпли.

Мискидың Көнчыгыш зыяратындагы Быковның кабере.

22 июнь, 2003 ел. 20 сәгать 30 минутта Минск янындагы Боровлян каласындагы онкология госпиталенең реанимация бүлегендә вафат була[15]. Мискидәге Әдипләр Йортында грек-католик диненсә җеназа укыла[16]. Минскида Көнчыгыш зиратында җирләнә.

Иҗатыүзгәртү

Өченче ракета» (1961) повесте Быковка билдәлелек алып килә. Шул ук 60-нчы елларда ул бөтен дөньяга танылган «Альпийская баллада», «Мертвым не больно», 70-че елларда «Сотников», «Һәйкәл», «Дожить до рассвета» һәм «Пойти и не вернуться» повестьларын иҗат итә.

«Облава» повесе 1990 елда «Новый мир» журналында басылып чыга.

Күпчелек әсәрләрен Василь Быков белорус телендә яза һәм аларның күбесен үзе рус телене тәрҗемә итә. Аның әдәби хезмәтләре күп кенә дөнья телләренә тәрҗемә ителеп басылып чыккан.

Әсәрләреүзгәртү

Повестарыүзгәртү

Башкаларыүзгәртү

  • На тропе жизни (белар. «На сцяжыне жыцця»«На сцяжыне жыцця», 1958)
  • Эстафета (1959)
  • Полководец
  • Ход конём («белар. «Ход канём», 1960) — сборник
  • Фронтовая страница (1960)
  • Сваякі (1966)
  • На крыжах (1992) — сборник статей и интервью
  • Крыжовы шлях (1998) — сборник статей и интервью
  • Пахаджане (1999) — цикл рассказов
  • Долгая дорога домой (белар. «Доўгая дарога дадому», 2002) — книга воспоминаний

Экранизацияләре һәм спектаклләрүзгәртү

Кино — һәм телефильмнарүзгәртү

Музыкаль әсәрләрүзгәртү

  • Балет «Альпийская баллада» (1967, музыка Евгения Глебова)
  • Опера «Тропою жизни» (1980, музыка Генриха Вагнера, по «Волчьей стае»)

Бүләкләреүзгәртү

  • Социалистик Хезмәт Каһарманы (1984)
  • Ленин ордены (1984)
  • 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены(1985)
  • Халыклар Дуслыгы ордены (1994)
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1974)
  • Кызыл Йолдыз ордены (1945)
  • Медальләр, шул исәптән:
    • "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале
    • 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә егерме ел» юбилей медале
    • 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә утыз ел» юбилей медале
    • "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кырык ел" юбилей медале
    • "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел" юбилей медале
    • Франциск Скорина медале (1994)

Премияләре һәм мактаулы исемнәреүзгәртү

  • Ленин премиясы («Знак беды» повесе өчен; 1986)
  • СССР Дәүләт премиясы («Дожить до рассвета» һәм «Обелиск» повестьлары өчен; 1974)
  • Якуб Колас исемендәге БССР Дәүләт премиясе («Волчья стая», «Его батальон» повестьлары өчен; 1978)
  • БССР-ның Якуб Колас исемендәге әдәби премиясе («Третья ракета» повесе өчен; 1964)
  • Беларусиянең халык язучысы (1980)

Хәтерүзгәртү

  • Гродно, Белосток, Жданович, Смолевичи калаларындагы урамнар аның исемен йөртә.
  • Витебск балалар сәнгать мәктәбе № 1 (1923 -1941 елларда Витебск сәнгать училищесы, анда 1939-1940 елларда Василь Быков укыган) бинасында тактаташ куела.
  • 2014 елда Жданович-6 дача касабасында Дәүләт музееның белорус әдәбияты филиалы ачыла[17].
  • 2007 елда Бычки авылында Василь Быковның йорт-музее ачыла.

Искәрмәләрүзгәртү

  1. Record #111167055 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. SELIBR — 2012.
  4. Быков Василь Владимирович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  6. 6,0 6,1 Русская литература XX века. Прозаики, поэты, драматурги / мөхәррир Н. Н. Скатов — 2005. — ISBN 5-94848-245-6
  7. выгрузка данных FreebaseGoogle.
  8. ПроДетЛит — 2019.
  9. Czech National Authority Database
  10. Василь Владимирович Быков на сайте Большой Советской Энциклопедии.
  11. Кайбер чыганакларда авылы ялгыш аталган
  12. Василь Быков. Долгая дорога домой. Отрывки из книги. С белорусского. Перевод и вступительная заметка Натальи Игруновой // «Дружба народов» 2003, № 8.
  13. Лукашэнка ніколі не выйграваў справядліва — нават у 1994 і 1995.
  14. Шрайбман А.. "Минской весне" — 20 лет. История уличных протестов Беларуси в инфографике TUT, TUT.BY (2016-03-24). 2016 елның 4 апрель көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-04-04, retrieved 2020-08-24 
  15. Газета „Витебский проспект“, № 25(314) от 19.06.08(үле сылтама)
  16. Государство ушло с похорон Быкова (27.06.2003)(үле сылтама)
  17. Музей Василя Быкова открылся под Минском 2014 елның 7 июль көнендә архивланган. // Белорусское телеграфное агентство.

Әдәбиятүзгәртү

  • Адамович А. Васль Быка = Василь Быков. — Минск: Беларусь, 1986.
  • Бугае, Д. Я. Васль Быка : Нарыс жыя і торчач / Д. Я. Бугае. — Минск: Народная света, 1987. — 206 с.
  • Буран В. Васль Быка. Нарыс торчач. — Минск: Мастацкая литература, 1976.
  • Гимдеевич Зина. Василь Быков: Книга и судьба. — М.: Новое литературное обозрение, 2011. — ISBN 978-5-86793-853-6
  • Дедков И. Василь Быков. Очерк творчества. — М.: Советский писатель, 1980.
  • Лазарев Л. Василь Быков. Очерк творчества. — М.: Художественная литература, 1979.
  • Наш Быка: Кнга спамда / уклад. Г. Буран. — Минск: Кнга, 2004.
  • Шагалов А. Василь Быков. Повести о войне. — М.: Художественная литература, 1989. — ISBN 5-280-00721-8
  • Шафран Сяргей. Васль Быка. Гслор жыя . документах, публикация, спамда, ластах. В 2-х тт. — Минск: Гаронна, 2009. — ISBN 978-83-61617-89-1 ; 978-83-61617-84-6
  • Zina J. Gimpelevich. Vasil Bykau: His Life and Work. Montreal: McGill-Queen's University Press 2005. ISBN 0-7735-2900-4

Сылтамаларүзгәртү

Быков Василь Владимирович. «Герои страны» сайты.

🔥 Top keywords: Баш битПраһаФутбол буенча Россия җыелмасыАлманияӘрмәнстанXXVIII гасыр (б. э. к.)Модуль:ArgumentsSARS-CoV-2БрноФайл:Карта боевых действий на Востоке Украины.svgМахсус:ЭзләүГрадец-КраловеБенедикт XVIВикипедия:ЯрдәмУкраинаЧехияЛинц24 декабрьОстраваРоссияЙиглаваКукуруз25 гыйнварЛиберецМахсус:Соңгы үзгәртүләрАзәрбайҗанМодуль:Namespace detect/dataКарловы ВарыБилбаоҖәүдәт ХантимеровАбусехоЧеске-БудеёвицеЭлистаВашингтон (башкала)ТөркияСергей Антипов (1949)Усти-над-ЛабемМиннеаполисПлёмёр-ГотьеШвейцарияБеларусияСергей СкрябинПольшаИталияЗлинВирусларВикипедия:Җаваплылыктан баш тартуИлдус ГабдрахмановЭстонияСент-Мор-де-Турен (коммуна)ИндонезияЛәхстанВикипедия:Контактлар2024 елгы UCI дөнья турыСәләникМилош Земан2 декабрьАльбалат-де-ла-РибераМаҗарстан4 июньӘлегзәндрия (Вирҗиния)27 декабрьРадик ГалиәкбәровEva Elfie24 ноябрьВикипедия:TurındaҖон ӘдамсИл-76Джиро д’Италия 2024АлароМатбугат.руЯпониянең милли парламент китапханәсеВикипедия:ЭчтәлекФриант (Калифорния)ГрецияRRADВикипедия:Авторлык хокукларыПлевнонНАТОРоверето9 октябрьАвстрияНикарагуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГөрҗистанОсерЮма (Аризона)Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!Дания ПатшалыгыНидерландларВикипедия:Җәмгыять үзәгеФоксборо (Массачусетс)Тайлер (Техас)КамбоджаИрландияБаварияЦуямаЗагребПортал:Хәзерге вакыйгалар